"Кичке күлмәк аласы иттем. Тик ярлыгында товар атамасын һәм бәясен генә күреп, күңелем сүрелде. Күлмәк нинди материалдан тегелгән, аны ничек итеп дөрес юарга – берсе дә күрсәтелмәгән. Сатучы товар турында нинди мәгълүматлар бирергә тиеш?”
Диләрә ХАЛИКОВА
Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина ВИНОГРАДОВА җавап бирергә булды:
- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 статьясы нигезендә, җитештерүче (эш башкаручы, сатучы), дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында бирергә тиеш. Болар:
- техник регламент атамасы;
-товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматлар;
- азык-төлекнең составы турында мәгълүматлар (шул исәптән файдаланылган азык һәм биологик актив өстәмәләрнең атамасы);
- азык-төлектә ген инженериясе ярдәмендә модификацияләнгән организмнарны куллану нигезендә алынган компонентларның (микъдары 0,9 проценттан артып киткәндә) булу-булмавы турында мәгълүмат;
- азык-төлекнеңд азык кыйммәте, билгеләнеше, куллану һәм саклау шартлары турында мәгълүматлар;
- әзер аш-суны әзерләү урыны һәм ысуллары, авырлыгы (күләме), төрү (төрелмәсеннән алу) датасы турында мәгълүмат;
- аерым авырулардан интегүчеләргә ризыкны кулланырга ярамау турында мәгълүматлар;
- сумнарда бәясе һәм товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу шартлары, шул исәптән аларны кулланучыга тапшыргач (эш башкаргач, хезмәт күрсәткәч) билгеле бер вакыттан соң түләгән очракта;
- түләнергә тиешле тулы сумма һәм әлеге сумманы түләү графигы;
- билгеләнгән очракта – гарантия срогы;
- товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) нәтиҗәле һәм имин куллану кагыйдәләре һәм шартлары;
- энергияне сак тоту турында закон нигезендә, товарларның энергияне сак тоту ягыннан мәгълүмат;
-товарларның (эшләр) хезмәт итү һәм яраклылык срогы;
- әлеге сроклар чыкканнан соң кулланучы гамәлләре турында һәм, товарлар (эшләр) кулланучының тормышына, сәламәтлегенә һәм милкенә куркыныч тудырган очракта яки билгеләнеше буенча файдалану өчен яраксызга әйләнгән очракта аянычлы нәтиҗәләр ихтималы турында мәгълүматлар;
- җитештерүченең, вәкаләтле оешманың, хосусый эшмәкәрнең, импортерның адресы, атамасы;
- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 7 статьясындагы 4 пунктында күрсәтелгән товарларның (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) туры килүен мәҗбүри раслау турында мәгълүмат;
-товарларны сату (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) кагыйдәләре турында мәгълүмат;
- эш башкарачак (хезмәт күрсәтәчәк) конкрет зат турында мәгълүмат;
- музыка әсәрләрен башкаручылар тарафыннан күңел ачу хезмәтләре күрсәтелгәндә фонограммалар куллану турында.
Товар кулланылышта булган яки кимчелеге (кимчелекләре) юкка чыгарылган очракта, кулланучыга бу хакта мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.
Товар турында барлык мәгълүматлар товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) кушып бирелә торган техник документларда, этикеткаларда, маркировка белән яки башка төрле ысул белән күрсәтелә.