Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып кулланучыларның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү тора. Җәмгыятьтә югары дәрәҗәдә куллану культурасын булдырырга ярдәм итү – төп бурычыбыз әнә шул. Бу эш иң элек басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкны агарту һәм мәгълүматлы итү юлы белән башкарыла. Мисалга, Әлмәт территориаль органы хезмәткәре «Бугульминская газета» басмасында “Кире элемтә” дигән даими рубрика аша кулланучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап биреп килә. Әлеге даими рубрика материаллары һаман саен яңартып торыла.
Комплекслы максатчан программа кысаларында территориаль орган хемәткәрләре өчен халыкның куллану культурасын күтәрү иң беренче чираттагы бурычларның берсе булып тора. Сәүдә объектларында лекцияләр, әңгәмәләр, куллану темасы буенча консультацияләр үткәрү территориаль органда инде күптән гадәткә керде. Хезмәткәрләребез мондый чараларда кулланучыларга төрле белешмәлекләр дә өләшергә онытмый. Шулай итеп, кулланучылар хәзерге вакытта бик тә кирәкле юридик мәгълүматлар белән танышу мөмкинлегенә ирешә.
Территориаль орган хезмәткәрләре бу атна дәвамында «Цветы», «Одежда», “Сәлам”, «Инструменты» кибетләрендә һ.б. төрле чаралар үткәрде. Хуҗалык итүче субъектларны һәм аларның хезмәткәрләрен кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләренә өйрәтү куллану базарында закон бозуларны кисәтүдә бик тә нәтиҗәле чара булып тора.
Әлмәт территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту эше халыкның барлык катлавына кулланучылар хокукларын яклау һәм бу хокукларны тормышка ашыру механизмнары турында бар кешегә дә аңлаешлы итеп аңлатуны оештырудан гыйбарәт.