Пенсионерлар кесә ягын төрлечә кайгырта: берәүләре һаман эшли, икенчеләре сату өчен терлек асрый, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Ә менә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче берәү тир түгеп эшләүдән инде күптән туеп, “түтәленнән”, ягъни Гагарин урамындагы шәхси йортыннан «Вита-септ» лосьонын сатуга керешкән. Ник сатмасын ди - сатып алучылары буа буарлык, кереме дә начар түгел...
Бу хәлне 2015 елның 21 октябрендә Әгерҗе шәһәрендә даими эшләүче мобиль төркем ачыклады. Мобиль төркем составына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, ТР Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының территорияләрне үстерү бүлеге белгечләре һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы Әгерҗе районы буенча бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре керә.
Әлеге факт буенча РФ КоАП 14.2 статьясы (сату тыелган яки чикләнгән товарларны (башка әйберләр) законсыз сату) буенча административ беркетмә төзелде.
2015 елда Чаллы территориаль органы барлыгы 13 942,4 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алды.