Саттым һәм сатачакмын...

2015 елның 23 октябре, җомга

2015 елның июнендә Менделеев муниципаль районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы бүлеге участок полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре белән берлектә күп фатирлы йорттагы торагында яшәүче Г. ханымның көмешкә сатуын ачыклады (ике тапкыр!) .

“Саттым һәм сатачакмын”, - дип сөйләнә-сөйләнә административ хокук бозу турында беркетмәләрне тутырган иде ханым.  Ул вакытта закон бозучыга 3000әр сумлык 2 штраф салынды.

Тикшерүчеләр, көмешкәче сүзләрен искә төшереп, октябрь аенда “проверочная закупка” операциясе кысаларында янә шул фатирга килде.  Ни хикмәт: бу юлы да аларга  РФ КоАП 2.8. статьясы буенча 2 беркетмә тутырырга туры килде.

Менделеевта яшәүче закон сүзен колагына да элмәгән бу ханым кайчан үзенә сабак алыр һәм көмешкә белән сәүдә итүдән туктар икән?! Карап карыйк...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International