Татарстан хәмер базарындагы мәхшәрне кисәтүгә алынды

2015 елның 23 октябре, җомга

Республика күпләп һәм ваклап сату өлкәләрендә хәмергә контрольлек итүнең аерым бер системасын кертү юлында тәүге адымнарын ясый. Хәмер базарын тәртиптә тотуга ЕГАИС ярдәм итәрме-юкмы? “Комсомолка” нәкъ менә шушы мәсьәләгә ачыклык кертергә булды.

Кичә Хөкүмәт йортында хәмер базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган системаны тәкъдим итү булды. Хәер, ЕГАИС үзе – яңалык түгел. Алкоголь җитештерүчеләр мәгълүматлар базасына һәр яңа партия турында мәгълүматларны байтактан ук кертеп килә инде. Шул рәвешле безгә шешәдәге мәгълүматларны базадагы мәгълүматлар белән чагыштырып, сатуданы хәмернең сыйфатлымы, әллә ялганмы икәнен белү мөмкинлеге тудырылды. Тик бу эш әлегә ихтыярый рәвештә генә башкарыла. Ләкин инде озакламый ЕГАИС модульләре кибет кассаларына да урнаштырылачак. Шулай итеп, кассирга “паленка” сатуга юл ябылачак. Чөнки шундук “сирена” чаң сугып, сәүдә ноктасы “кармак”ка эләгәчәк. Баксаң, Татарстан мондый яңалыкны кертергә әзер булган тәүге төбәкләрнең берсенә әйләнгән икән.

Казанга, ваклап сатуда ЕГАИСның ничек эшләячәген күрсәтү өчен, “Росалкогольрегулирование” җитәкчесе Игорь Чуян килеп китте. Нәкъ менә ул бу  система белән безне таныштыру өчен спикерга сүз бирде. Мондый автоматлаштырылган система кертелүгә хәмер базарының асты-өскә килү ихтималыннан курыккан  бизнес вәкилләре аның чыгышын тын алмыйча да тыңлады. Әйе, куркулар, шик-шөбһәләр җитәрлек шул. Берәүләр система урнаштыруга бәйле чыгымнардан курка. Икенчеләре “тотылудан” шикләнә. Шикләнерсең дә,  ЕГАИС хәмернең ялганмы-юкмы икәнен санаулы мизгелләр эчендә ачыклап, кибет киштәсенә агуның “кунаклавына” юл куйган сатучы турында кирәкле җиргә шундук хәбәр итәчәк бит. Җитмәсә система белән таныштыручысы да “утка май” өстәде.

– Система легаль булмаган хәмерне шундук”танып”, беркетмә бастырып чыгарачак, ә ул штрафка нигез булып торачак, – дип теле-телгә йокмады спикерның.

Сүз уңаеннан, штрафларның теге яки бу төбәк бюджетының керем өлешен арттырачагын әйтеп үтик. Икътисадый тотрыксызлык шартларында – бу кадәресе дә бик мөһим. Ялган хәмернең еш кына агулану гына түгел, хәтта үлемгә дә китерүен исәпкә алганда, әлеге системаны ваклап сатуга кертү зарурилыгы турында бәхәсләшүнең бөтенләй дә урынсыз икәнлеген әйтми булмый.

– Хәзер складларыбызда 78 тонна легаль булмаган хәмер тузан җыеп ята. Без әлегә аны хәтта юкка да чыгара алмыйбыз – шактый ук катлаулы әлеге эшчәнлек өлкәсенең үз нечкәлекләре бар. Тагын 100 тоннасы складка китерүгә әзерләнелә. Болар “кармак”ка эләктерелгәннәре генә бит әле. Бу проблема күптәннән өлгерде, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Легаль булмаган шушы хәмернең гаять зур акчалар икәнен дә онытырга ярамый. Мондый акчаларны күрүгә, кайберәүләрнең “түбәсе китә”. ЕГАИСны гамәлгә кертү – гади генә эш түгел. Сораулар да, өстәмә чыгымнар да булачак. Әмма никадәр алданрак башласак, шуның кадәр тизрәк төгәлләячәкбез.

Хәмер базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасын (ЕГАИС) кертү буенча “юл картасы”н булдыру турында карар Министрлар Кабинетында узган очрашуның төп йомгагына әйләнде. Аны эшләү мәсьәләләре белән ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә эш төркеме вәкилләре шөгыльләнәчәк. Эш төркеменә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре, шулай ук “Росалкогольрегулирование” белгечләре керә.

– Хәмер һәм спиртлы продукция хәрәкәте мәсьәләләрен тәртипкә салырга кирәк, – дип очрашуга  йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. – Шул исәптән штраф күләмнәрен арттырырга, легаль булмаган хәмер белән сәүдә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Ә иң мөһиме – барлык спиртлы сыекча дәүләтнең  җитди контрольлегендә тотылырга тиеш. Башка юлыбыз юк.

ЕГАИС ничек эшли?

Система ваклап сату өлкәсендә түбәндәгечә эшләячәк.

. Кассир ЕГАИС модуле урнаштырылган касса аша хәмерне “суга”. Мәгълүматлар укылып тикшерелә.

·   Хәмер мәгълүматлар базасында табылып, легаль буларак билгеләнсә, система сатып алынган эчемлек турында өстәмә мәгълүмат белән чек “сугуга” рөхсәт бирә.

·     Кибет киштәсеннән алынган шешәгез турында мәгълүматлар ЕГАИС та юк икән, чекны “сугып” булмый. Шунда ук административ хокук бозу – легаль булмаган хәмер сату турында беркетмә тутырыла.

·   Беренче вакытларда легаль хәмернең “игезәкләре”  – кодлары легаль хәмернекенә туры килгән партияләр белән бәйле буталчыклыклар булачак. Мондый хәмер сатуны туктатып булмаячак, әмма аларның һәркайсы турында мәгълүматлар базада сакланачак. Шулай итеп, “игезәкләр” сатучы сәүдәгәр иртәме-соңмы сервис администрациясе һәм хокук саклау органнарының күз уңына эләгәчәк. 

 

2016 елның 1 гыйнварыннан    күпләп сату оешмалары, 2016 елның 1 июленнән – шәһәр җирлекләрендә ваклап сату оешмалары,  2017 елның 1 июленнән – авыл җирлекләрендә ваклап сату оешмалары ЕГАИС- ка мәгълүматлар кертергә тиеш. Моннан тыш 2016 елның 1 гыйнварыннан шәһәр һәм авыл җирлекләрендә ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматларны ЕГАИС та теркәргә тиеш.

Бу – мөһим!

Моңарчы мәгълүматларны бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС)  кертү таләбе фәкать алкогольле продукцияне җитештерүчеләргә генә кагылды.

Әмма 2015 елның җәендә “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль   законга үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә ЕГАИС ка мәгълүматлар кертергә тиеш:

·    2016 елның 1 гыйнварыннан – күпләп сату оешмалары;

     ·   2016 елның 1 июленнән – шәһәр җирлекләрендә ваклап сату оешмалары;    

·      2017 елның 1 июленнән – авыл җирлекләрендә ваклап сату оешмалары.

   Моннан тыш 2016 елның 1 гыйнварыннан шәһәр һәм авыл җирлекләрендә ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар ЕГАИС ка алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматлар кертергә тиеш.

Шулай итеп, барлык ваклап сату оешмалары инде 2016 елның 1 гыйнварыннан ук ЕГАИС ка тоташтырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International