Теләсәк тә, теләмәсәк тә, барыбыз да – кулланучылар без

2015 елның 23 октябре, җомга

2015 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, ТР Мәгариф министрлыгы белән үзара килешенеп, үсеп килүче буынның кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен өйрәнүгә, алган белемнәрен тормышта куллануга карата кызыксынуын үстерү һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә хокукый культура формалаштыру максатыннан чыгып,  “Куллану белемнәре нигезләре” фәне кысаларында  Арча муниципаль районының Шурабаш урта мәктәбендә 8,9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес үткәрде

Чарада 37 укучы актив катнашты. Аның барышында балалар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре һәм бу Законның ничек тормышка ашырылуы белән танышты.

Укучылар кулланучы буларак аң-беелмнәрен үстерүгә карата зур кызыксыну күрсәтте. Алар азык-төлекне куллану һәм аның сәламәтлек өчен зыянлымы-юкмы икәнен билгеләү кагыйдәләре, ризык белән бергә кеше организмына эләгергә мөмкин булган зарарлы матдәләр, ризыкны саклауның гади генә кагыйдәләре,  рөхсәт ителгән һәм тыелган биологик өстәмәләр турында белүгә иреште. Белгечләребез аларга теге яки бу мәсьәләләрне тормыштан конкрет мисаллар китереп аңлатты. Мәсәлән, “парфюмерия-косметика продукциясе рус телендә мәгълүматлары булмаган килеш кенә сатып җибәрелгән очракта нишләргә?”, моннан ике көн элек алынган блузканың төсе ошамаса, нишләргә?”, “сатып алынган товар сыйфатсыз булып чыкса, ә чегы югалса, нишләргә?” дигән сораулар әнә шулай җентекләп аңлатылды. Сатучы товар чегыннан башка дәгъваны кабул итеп алудан баш тартса, нишләргә, товарны өйгә китереп бирүдә кыенлыклар килеп чыкса, нишләргә, дигәнрәк сораулар да игътибардан читтә калмады.

Инде әйтеп үткәнебезчә, чара балаларның актив катнашында узды. Укытучылар да, укучылар да  сыйныфтан тыш дәрестән канәгать калып, эшебездә алга таба да уңышлар теләде. Ә инде очрашу ахырында буклетлар, белешмәлекләр, “Пульс. Полезная газета для потребителя” басмасының соңгы саны өләшенде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International