Һәр шешәне исәпкә куячаклар. Татарстанда хәмер базарында “юл картасы” әзерләү буенча эш төркеме булдырылачак. Бердәм мәгълүмат системасы хәмерне җитештерү һәм сатуны контрольлектә тоту мөмкинлеге бирәчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Росалкогольрегулирование” җитәкчесе Игорь Чуян бу хакта фикер алышты. Яңа система һәр кибет кассасына урнаштырылып, контрафакт кулланучыга эләкми калачак.
Хәзерге вакытта легаль булмаган продукциядән китерелгән зыян елына 300 миллион сум чамасы тәшкил итә.