Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре киң колачлы акциядә катнашты

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

24 октябрьдә Чаллыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт!” дигән акция кысаларында Сөембикә проспекты буйлап  “Горзеленхоз” питомнигында үстерелгән чыршылар һәм башка агачлар утыртты.

Агач-куаклар беренче тапкыр моннан алдагы ял көннәрендә утыртылган иде. Ул вакытта өмә барышында автомобиль төзүчеләр шәһәрендә  45 меңнән артыграк яңа үсенте пәйда булды.  Киң колачлы акцияне бу шимбәдә дәвам итү карарына киленде. Шулай итеп, чарада катнашучылар Х. Туфан проспектында һәм Сөембикә проспекты буйлап ике йөзгә якын нарат-чыршы утыртты.

       Территориаль орган хезмәткәрләре туып үскән шәһәре өчен изге эш кылып кына калмады, бәлки “Горзеленхоз” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Сәлим Хәбибуллиннан агачны хасиятләп утыртырга да өйрәнде әле. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә “Яшел шәһәр” программасы буенча барлыгы 15 төрле агач, шул исәптән чыршы, каеннар утыртылачак.

Агач-куаклар утырту эше тәүге көчле суыкларга кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, көзге чорда 300 меңгә якын үсенте утырту күздә тотыла. Язын исә бу санны 500 меңгә җиткерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International