Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар дегустациясе утырышын үткәрә

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

28 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә каймакка, шулай ук милли камыр ризыкларына (өчпочмакларга) кулланучылар дегустациясе утырышы уздырылачак.

Контрольлек итүче органнар: “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе, РСМЦ «Тест-Татарстан» ЯАҖ, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән торган комиссия хөкеменә  микробиологик күрсәткечләре буенча дегустациягә кертелгән каймак үрнәкләре, шулай ук милли камыр ризыкларының (эчпочмаклар) 7 үрнәк тәкъдим ителә. Шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International