” Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы, продукциянең җитештерүче - күпләп сату өлкәсе – ваклап сату өлкәсен үз эченә алган барлык юлының “үтә күренмәлелеген һәм легальлеген тәэмин итүне күздә тота... Асылда бу система завод конвейерында җитештерелгән шешәнең, юлында савыты да, савыт эчендәгесе дә үзгәрмәгән килеш, кулланучыга барып җитүен тәэмин итәчәк. Сатканда, шешәдәге махсус акциз маркасы сканирланачак. Сатып алучыга продукт буенча мәгълүмат аерым чек рәвешендә “сугып” биреләчәк.