Легаль булмаган хәмер сату турында

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

26 октябрьдә үткән “Эшлекле дүшәмбе”дә Татарстан территориясенә үтеп керүче легаль булмаган алкогольле продукция күләменең арту мәсьәләсе күтәрелде. Республикада бу җәһәттән хәлләр бик киеренке – юкка чыгарылырга тиешле 70 тоннадан артыграк суррогат хәмер складларда тузан җыеп ята. Тагын 100 тонна чамасы хокук саклау органнарында дәлил сыйфатында саклана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “мондый тәртипсезлеккә каршы барыбыз да көрәшергә тиеш”, дип басым ясап әйтте. Якын араларда Татарстанда хәмер базарына ЕГАИС махсус автоматлаштырылган системасын гамәлгә кертү буенча “юл картасы”н әзерләү белән шөгыльләнергә тиешле эш төркеме оештырылачак. Әлеге система акциз маркаларын сканирлау ярдәмендә кибеттә үк продукциянең легальме-юкмы икәнлеген тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. “Бу эшне без дә оештырырга тиеш”, - дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы хакимияте башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин. “Агымдагы чорда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 110 административ тикшерү уздырылды”, - дип сөйләп үтте чарада катнашучыларга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Бит-Мирза. Шулардан: билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкогольле продукция әйләнешенең 33 факты; ваклап сату объектларында “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча, шул исәптән медицина спирты әйләнешенең 25 факты; алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмауның 15 факты; ишеге күп фатирлы йортларның ишегалды ягында урнашкан кибетләрдә алкогольле продукция сатуның 11 факты; стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сатуның 5 факты; лицензиясез һәм товарны озату документларына ия  булмаган килеш алкогольле продукция сатуның 4 факты; җәмәгать транспорты тукталышларында  алкогольле продукция сатуның 2 факты; көмешкә сатуның 1 факты; сыраны ваклап сату турында декларацияләр тапшырмауның 17 факты буенча.

2015 елның гыйнвар-сентябрь ае йомгаклары буенча районда яшәүче бер кешегә  алкогольле продукция куллануның уртача күләме 9,4 литр тәшкил иткән.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: законнарны санга сукмыйча алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү очраклары турында гаризалар “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына, шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия” телефоны (36-63-85) аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International