“Фанфурик”лар гүргә кертә

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

 Улы агуланган. Дусты җан тәслим кылган. Сәбәбеме?  Әнә шул хәерсез “фанфурик”ларны чөмерүдән туктый алмау. Безнең “кайнар линия” телефонына якыннары эчкечелек корбаннарына әйләнгән бәхетсез хатын-кызлар – аналар, сәрхушләрнең хатыннары бик еш мөрәҗәгать итә. Алар мондый продукция сатыла торган сәүдә нокталарының адресларын да хәбәр итә. Бүген безнең төшерү төркеме контроль сатып алу үткәрде. Кешеләрне гүргә кертә торган бу продукция ни өчен әле һаман сатудан алынмый соң? Хәбәрчебез Гүзәл Хәбибуллина бу сорауга җавап табарга тырышты.

Безнең экспериментта 32 яшьлек Чаллы егете катнашырга ризалык бирде. Спиртлы сыекча чөмерүнең аянычлы нәтиҗәләре белән яхшы таныш икән ул.

- Әле күптән түгел генә – быелның җәендә булды бу. Бергә эшләгән танышым менә монда сатыла торган “фанфурик”лар аркасында җан тәслим кылды.  Чын мәгънәсендә минем күз алдымда үлде, - ди Рафаэль.

Безнең күз уңына эләккән беренче нокта – 40/13 нче торак йортта урнашып, күзгә бәрелеп тормый торган “Хуҗалык товарлары” дигән алтакталы кибет. 100 миллилитр сыешлыктагы 95 градуслы спиртлы сыекчаны 30 сумнан саталар. Дөрес, сатучысы белән сөйләшүебез барып чыкмады. Икенче ноктага -  41\11не йорт каршындагы киоскка тукталдык. Биредә егетебезгә лосьонны “эһ” тә итмичә саттылар. Монда да сатучы төшерү төркеме хәбәрчесе белән сөйләшүдән катгый төстә баш тартты. Ә  Пушкин урамындагы киоскта безгә хәтта рөхсәт документлары күрсәттеләр.

- Миңа менә сертификатлар бирделәр. Товарны китереп торалар, мин сатып торам. Әлегә сүз әйткәннәре юк.

-Сез киоск хуҗасымы, әллә сатучы гынамы?

 - Беренче көн сатам.

Лосьон бит һәм муен тиресен чистарту өчен билгеләнгән. Ул дезинфекцияләү һәм тән тиресен матурлау-шомарту үзенчәлегенә тия. Белгечләр аны, “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча, дип атый.

Шәһәр башкарма комитеты каршында легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактларын ачыклау максатында мобиль төркем булдырылган. Ул атна саен рейдлар үткәрә. Баксаң, “аптека челтәре аша сатыла” дигән язулы спиртлы продукция генә тартып алынырга тиеш икән. Героебызны әсир иткән “ике төрле” максаттагы башка спиртлы сыекча легаль төстә сатыла.

 -  Кызганычка, Алкогольле продукция сатуны дәүләти җайга салу турында №170 Федераль закон спиртлы косметика-парфюмерия  продукциясенә  кагылмый, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе әйтүенчә, бүгенгә “фанфурик”лар сату проблемасы хәл ителмичә калып килә. Фәкать федераль дәрәҗәдә законга үзгәрешләр кертү генә килеп туган хәлләрне тамырдан үзгәртергә мөмкин. “Фанфурик”лар законга әлегә кертелмәгәнлектән, эшмәкәрләр үлем белән сәүдә итүләрен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International