Ведомство “Хәмер куллануны чикләү турында” законга үзгәрешләрне кире каккан.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Дәүләт Думасына “Алкогольле продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында Законның (171-ФЗ) 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектына карата тискәре фикер җибәргән. Дәүләт Думасына быелның августында депутат Виктор Гончаров (КПРФ) тарафыннан кертелгән закон проекты 171-Федераль законга минималь үзгәрешләр кертүне, тәгаенләп әйткәндә, санаторийләрдә җиңелчә хәмер эчемлекләрен (шәраб, сыра, сидр, паре, медовуха) сатуга кертелгән тыюны юкка чыгаруны күздә тоткан. Бигрәк тә Кырым өчен көн садагына суга торган мәсьәлә бу. Биредә пансионатларының күпчелеге - санаторий статусында, һәм аларның менюсында хәмер булмый калмаган (бу Украина законнарына каршы килмәгән). Ярымутрау Россия юрисдикциясенә күчкәч, медицина процедуралары (гап-гади генә массаж булса да) күздә тотылган барлык пансионатлар алкогольле эчемлекләр сату хокукыннан мәхрүм калган. Бу хакта Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов быелның 17 августында нәкъ менә Кырымда узган Дәүләт Советы утырышында сөйләп үткән. Ул чагында Президент Владимир Путин Аксеновның тәкъдимен хуплаган. “Шәраб сатуны рөхсәт итү дөрестер дип уйлыйм. Санаторий капкасыннан чыгуга нәрсә телисең, шуны сатып алу мөмкинлеге булганда, тыюның мәгънәсе юктыр”, - дип белдергән Президент. Шул утырыш йомгаклары буенча Хөкүмәткә “составында этил спирты микъдары 22%тан күп булмаган алкогольле продукцияне сатуның максатка ярашлылыгы буенча” тәкъдимнәр әзерләргә кушылган. Гончаровның закон проекты Дәүләт Думасында 18 августта, ягъни Дәүләт Советы Президиумы утырышы узганнан соң икенче көнне үк теркәлгән. Ә инде Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге закон проектына карата фикере 20 октябрьдә бирелгән. “Хәмер продукциясен куллануның хәмер бәйлелегенә төшү куркынычын, шулай ук тышкы сәбәпләрдән, шул исәптән хәмер эчеп агуланудан, үтерүләр, үз-үзеңә кул салулардан, төрле җәрәхәтләнү-имгәнүләр һәм янгыннардан үлем-китем очракларын арттыруны билгеләп үтәргә кирәк, - диелгән Сәламәтлек саклау министрлыгы документында. - Закон проектының максаты халыкның хәмер куллануын киметүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәтенә каршы килә... Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим ителгән федераль закон проектын хупламый”.
Тик Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге документка карата тиз генә арада аңлатма бирә алмаганнар. “Росалкогольрегулирование”нең матбугат секретаре Александр Куликов та: “Без федераль башкарма хакимият органнары белән әлеге закон проекты һәм килеп туган хәлләр буенча фикер алышабыз. Шуңа күрә әлегә бу мәсьәлә буенча аңлатма бирергә әзер түгелбез”, - дип белдергән.
Шул ук вакытта Кырым пансионатларының кайбер милекчеләре, законнарга үзгәрешләр кертүне көтеп тормыйча, әлеге мәсьәләне суд тәртибендә хәл итмәкче булып йөриләр икән инде. Әйтик, Россиядә ракета техникасын җитештерә торган иң зур предприятие - Хруничев исемендәге үзәк суд аша Кырымда алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирүләрен дәгъвалый. 13 октябрьдә Кырым Республикасының Арбитраж суды «Хруничев» гаризасын кабул итеп, башлангыч рәвештәге утырыш датасын билгеләгән. Хруничев үзәге үзенең дәгъва гаризасында Кырым Республикасы сәнәгать сәясәте министрлыгының (МПП) алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирүдән баш тарту турындагы карарын, законсыз, дип тануны сорый. Шул рәвешле «Хруничев» алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу хокукына ия булуын тануны һәм МПП ка мондый лицензия бирүне йөкләүне сорый.
Евпаториядәге «Планета» пансионаты инде 1997 елдан бирле Хруничев үзәге карамагында булып килә. Пансионатта ике бар булдырылган. Элек аларның хәмер сатуга лицензиясе булган. Ярымутрау Россия карамагына күчкәч, «Планета» барлары алкоголь лицензияләре алудан мәхрүм калган, чөнки «Планета», оешма сайтында күрсәтелгәнчә, “дәвалануны күздә тоткан пансионат” булып тора.