Хәмер продукциясе әйләнешенә контрольлек итү

2015 елның 30 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы районнарда алкогольле продукциянең әйләнешенә контрольлек итү буенча системалы эш алып барыла.

Шулай итеп, сыйфатсыз продукция сату фактларына юл куймау буенча көчәйтелгән эш тормышка ашырылып килә. 2015 елның 27 октябрендә «Родничок» кибетендә (Лениногорск районы) алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, 20 шешә «Белая  березка» аракысы, шешәләрендәге федераль махсус маркалары бизәлеше һәм сакланылышы ягыннан билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән, ягъни ялганлап эшләнгән булу сәбәпле, сатудан алынды.

Хәмер суррогатлары сыйфатында кулланыла торган “ике төрле максаттагы” денатурат продукциясе таралу проблемасы да көн кадагында калып килә. 2015 елның 29 октябрендә «Зеленый бор» кибетендә (Лениногорск районы) контрольлек чаралары үткәрү барышында 256 данә «Антисептический» лосьонын хуҗасыннан алырга туры килде.

Баулы һәм Ютазы районнарында хәмер базарының ваклап сату сегментына бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС) кертү (максаты - алкогольле продукцияне җитештерү һәм сатуга дәүләт контрольлеге булдыру) мәсьәләсе буенча хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмәләр үткәрелде. Киңәшмәдә  ЕГАИСка мәгълүматлар тапшыруга бурычлы затлар исемлеге һәм  ЕГАИСка мәгълүматлар тапшыруның башлану сроклары турында җиткерелде.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы иң элек көнкүреш максатындагы спиртлы сыекчаларны һәм башка  хәмер суррогатларын куллануның аянычлы нәтиҗәләрен, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча хокук саклау һәм контрольлек органнары эшен яктыртуны системалы төстә оештырып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International