Дәүләт Думасында ЕГАИС гамәлгә кертелү сәбәпле хәмер базарында мәхшәр кубасына ышанмыйлар.
Хәмер базарына ЕГАИСның кертеләсе инде күптәннән мәгълүм. Система “катып” кала башлаган очракта “Росалкогольрегулирование” катгый чаралар күрмәячәк. Бу хакта 2 ноябрьдә REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә, ЕГАИС кертелү сәбәпле хәмер базарында мәхшәр кубу ихтималы турында бизнес-бергәлек вәкилләре фикеренә каршы, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Звагельский (“Бердәм Россия”) белдергән. “Ни дәрәҗәдә кыенлыклар көтелүен төгәл генә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә ЕГАИСның гамәлгә кертеләсе инде бер ел элегрәк мәгълүм булды. Тармакның “туктап” калу куркынычы юк. Декабрь-гыйнвар айларында күчеш чорына бәйле проблемалар булырга мөмкин анысы. Күпләп сату компанияләре хәзерге вакытта складларда ятучы барлык продукцияләрен сатып бетереп, өзеклекләр килеп чыкмасын өчен, яңасын әле алмаска тырышырлар, мөгаен. ] Әмма бу хәлнең мәхшәргә ни дәрәҗәдә якын буласын әйтүе кыен, чөнки тармактагы теләсә кайсы үзгәрешләр күпчелекнең канәгатьсезлеге белән үрелеп бара”, – дигән Звагельский. Аның әйтүенчә, хәмер базарын җайга салучы – “Росалкогольрегулирование”нәрсә әйтүеннән чыгып эш итәргә кирәк. “Ул, барысы да әзер, нинди дә булса проблемалар килеп чыкса, системасы “катып” калганнарга (ягъни система ваклап сатуда сатыла торган продукцияне “язып” бармаган очракта) карата катгый чаралар күрелмәячәк, диде”, – дип белдергән депутат. Аның мәгълүматларына караганда, “эре челтәрләр, бернинди дә проблемалар юк”, дигән. Система эшләп китә алмаган очракта, аңа җайлашу өчен, ниндидер бер “күчеш чоры” кертергә кирәк булачак, дип искәрткән Звагельский. Тик ул таләпләрнең гамәлдә булуын кичектерүгә каршы. “Нәрсә генә булмасын, хәзер аны кичектерсәк, ярты елдан соң нәкъ шундый ук фикерләр ишетелә башлаячак. Кичектерү тармак файдасына булыр дип уйламыйм”, – дигән депутат. “Барысына да бер елдан артыграк вакыт бирелде, тагын ярты ел бирелгән очракта нәрсәләрдер үзгәрер дип уйламыйм. Эшли башласын әле – шул чагында күз күрер”, – дип басым ясап әйткән ул. Шул ук вакытта Звагельский ЕГАИСка бәйле хәлләрнең бәяләргә тәэсир итмәячәген, ә менә хәмер продукциясе ассортиментына йогынты ясау ихтималын әйткән. “Аның бәяләргә карата гомумән бернинди мөнәсәбәте юк. Ә менә ассортиментка йогынты ясау ихтималы юк түгел. Анысы да әле хәлләр начар якка таба борылыш алганда гына. Әмма бездә хәмер продукциясенең ассортименты шуның кадәр зур ки, кайдадыр нәрсәдер эшләп китә алмыйча, кемдер нәрсәләрнедер киштәләргә куя алмаган очракта да кулланучы моны сизми калачак”, – дип белдергән депутат. Моңа кадәр «ОПОРА России» һәм ТПП бизнес берләшмәләре вәкилләре, күпләп сатучылар бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташырга өлгерә алмауларына бәйле рәвештә, 2016 елның 1 гыйнварыннан хәмер сатуда өзеклекләр килеп чыгу ихтималына борчылу белдергән иде, дип хәбәр ителә массакүләм мәгълүмат чараларында.