2015 елның 2 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәмер базарының ваклап сату чылбырына ЕГАИС системасын кертү мәсьәләсе буенча Лениногорск районының хәмер базарында катнашучылар белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында системаны гамәлгә кертү буенча килеп туган мәсьәләләр тикшерелде, куелган барлык сорауларга җаваплар бирелде.
ЕГАИС системасына тоташтырылмау алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирүдән баш тарту өчен һәм бирелгән лицензияне юкка чыгару өчен нигез булып тора, дип басым ясап әйтелде. Шул ук вакытта, ЕГАИС системасына тоташтырылу ваклап сату өлкәсендә хәмер продукциясен ваклап сату күләме турында декларацияләрне даими рәвештә тапшырып килүдән азат итми, дип тә искәртелде. Алкогольле продукциянең ваклап сату өлкәсендәге әйләнешен җайга салудагы яңа кысаларның базардан контрафакт товарны максималь дәрәҗәдә кысрыклап чыгаруга юнәлдерелгәнлеге билгеләп үтелде.
Киңәшмәдә катнашучылар фикер алышу барышында, контрафакт хәмергә каршы көрәштә тырышлыкны берләштереп, сыйфаты шик тудырган хәмер, шулай ук суррогат спиртлы продукция куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында халык арасында киң аңлату эшләре алып барырга кирәк, дигән ныклы карарга килде.