Әлмәттә беренче Бөтенроссия ярминкәсе узды

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

 Әлмәт шәһәрендә беренче Бөтенроссия ярминкәсе төгәлләнде. Ул 2015 елның 4-8 ноябрь көннәрендә үткәрелде. Ярминкәдә Россия һәм Украинаның 29 төбәгеннән 84 предприятие шәһәребездә яшәүчеләргә ит һәм балык деликатеслары, сыр, тәм-том, кием-салым, йорт товарлары, бизәнү-ясану әйберләре, сувенир, сәламәтлек өчен товарлар, санаторий хезмәтләре күрсәтү тәкъдим итте. Ярминкәдә катнашучылар арасыннан күбесенең үзләре җитештергән продукция, кул эшләнмәләре алып килүе сөендерде. Кулланучылар тәкъдим ителгән товарларның күп төрле һәм үзенчәлекле булуына хәйран калды.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә ярминкәгә килеп, сатучылар, шулай ук сатып алучылар белән әңгәмә кору җаен тапты. Алар үзләренә бирелгән сорауларга җаваплар ирештерде, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде, кулланучылар өчен белешмәлекләр, «Пульс» газетасын өләште.

Бөтероссия ярминкәсе сатып алучы өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде! Сатып алучылар үзенчәлекле товарлар белән танышуга, аларны сатып алуга, гомумән, вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүгә иреште.

Европа сыйфат атнасы алдыннан Баулы шәһәренең «Шифа» кибетендә Татарстан Республиксында җитештерелгән продукциягә дегустация дә үткәрелде әле. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә чарада катнашып, консультация өстәле оештырды, сатып алучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International