2015 елның 5 ноябрендә Чаллы шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча 2015 елгы республика олимпиадасында барлык сайлап алу этапларын узган “иң-иңнәр” очрашты. Финал ике этаптан: тест һәм әңгәмәдән гыйбарәт булды. Шулай итеп, Кама аръягы төбәгенең 10 шәһәре һәм районында яшәүче 19 егет-кыз арасыннан җиңүчеләр ачыкланды. Татарстанның башка төбәкләрендә яшәүче өлкән сыйныф укучылары өчен мондый ярышлар 2 ноябрь көнне Казанда узган иде.
Жюри рәисе Юрий Митюшкин географик яктан бүленгән әлеге ике этап йомгаклары буенча 2015 елгы олимпиадада җиңүчеләр исемнәрен атады.
Чаллы шәһәре №77 гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Шахмаева Ева “Кулланучылар хокукларын яклау” буенча республика олимпиадасында беренче урынга чыкты.
«Үсеп килүче буын – гражданнарыбызның үз хокукларын белүче, закон нормаларын белүче, шулардан чыгып, үзләренә закон буенча тиеш булганны базарда катнашучы теләсә кемнән таләп итә алучы кулланучылар булып җитешүе өчен безгә файдалану мөмкинлеге бирердәй иң җиңел материал ул”, - дип аңлатып үтте массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә жюри рәисе, юридик фәннәр кандидаты, “Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты” ФГБОУВО Казан институты (филиалы) җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы доценты Юрий Матюшкин.