Урыссуда фальсификат сатуга нокта куелды

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

 Октябрь аенда район суды Урыссуда өендә ялган аракы җитештереп яткан бер адәмгә карата хөкем карары чыгарды.

Районның хокук саклау органнары “идән астыннан” спиртлы эчемлекләр сатучыларны даими ачыклап тора.  Бу юлы Н.дигән гражданинның йортындагы “табылдык” күпне күргән полиция хезмәткәрләрен дә таңга калдырган.  Көтмәгәндә килеп төшкән полиция хезмәткәрләре әлеге ир-атның йортында эчәргә  яраксыз булган этил спиртыннан тыш, аны товар рәвешенә китерү өчен төрледән-төрле кирәк-яракка да юлыккан.  Бу адәмнең өендә сыйфаты шик тудырган спиртлы сыекча шешәләре тутырылган дистәдән артыграк тартма, йөздән артыграк федераль акциз маркасы һәм этикетка, өч йөздән артыграк бөке табылган. Сәламәтлеккә зыян белән янаган  барлыгы 280,5 (!) литр спиртлы сыекча табып алынган!

Тикшерү барышында шаһитлар әйтүенчә, исе борынга бәрелеп, тәме кибетнекеннән калышса да, алар аракыга тартым спиртлы сыекчаны гражданин Н.нан 2014 елдан  сатып ала башлаган. Ярты литры нибары 70 сум гына торганлыктан, өйдә генә әвеш-тәвеш китереп ясалуы ихтималына. сыйфатына исләре китмәгән. Соңыннан үткәрелгән эксперт тикшеренүләре нәтиҗәләре гражданин Н. саткан барлык спиртлы сыекчаның этикеткасында күрсәтелгән катылык, органолептик күрсәткечләре һәм тутырылу таләпләренә туры килмәвен генә түгел, бәлки гомумән дә сәламәтлек өчен зыянлы булуын раслаган.

Хөкем ителгән бу адәмнең әйтүенә караганда, ул моннан ике ел элегрәк М5 автомобиль юлының бер участогында үзенә таныш булмаган берәүдән 1200 литр күләмендә азык-төлек булмаган денатурат  сатып алган. Өенә алып кайткач, катылыгын чама белән 40 градуска калдырып, су кушкан да спиртлы сыекчаны пыяла шешәләргә тутырган, бөкеләгән, төрле маркадагы алкогольле продукция этикеткалары  һәм акциз маркалары ябыштырып, сата башлаган. Эшсез Н. үзенең әлеге гамәлен ике бала өчен алимент түләргә кирәк булуы белән аңлаткан.  Сүз уңаеннан, аның инде узган елның февраль аенда ук  су кушылган спирт саткан өчен административ җаваплылыкка тартылганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.

Суд гражданин Н.ның гамәлләрен, кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен  иминлек таләпләренә җавап бирмәүче товарлар һәм продукцияне сату максатында җитештерү, саклау, буларак квалификацияләгән. Үз гаебен тануы һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының булуы җәзаны йомшарту сәбәпләренә әйләнгән. Судья, эшне җентекләп карап тикшергәннән соң, тагы да йомшаграк җәза максатка ирешү мөмкинлеге бирмәс, дип, аны өч йөз сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International