Әлмәт шәһәре прокуратурасы ялган хәмер сату факты буенча җинаять эшен тикшерүнең барышын контрольгә алды.
Эш материалларыннан күренгәнчә, җинаять кылуда гаепләнеләүче әлеге адәм бер ир-атка 2015 елның сентябрь-октябрендә өч тапкыр «Снежная Королева», «Парламент», «Наша марка» дигән Россиянең танылган маркаларының этикеткалары ябыштырылган шешәләрдә суррогат хәмер саткан. Шул ук вакытта шешәләрдә федераль һәм төбәк акциз маркалары булмаган.
2015 елның октябрь башында хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүченең законсыз гамәлләренә чик куйган.
Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, җинаять кылуда шикләнелүче саткан спиртлы продукциядә аракы өчен хас булмаган гексанол матдәсе (ГОСТ 32039 «Водка и спирт этиловый из пищевого сырья. Газохроматографический метод определения подлинности») табылган. Димәк, әлеге продукция “Высшая очистка” спиртыннан әзерләнгән аракылар өчен ГОСТ 12712-2013 «Водки и водки особые. Общие технические условия» билгеләгән таләпләргә туры килми, составында “алкогольле продукция җитештерү өчен яраксыз булган техник этил спирты” агулы матдәсе бар, ягъни кулланучылар гомере һәм сәламәтлегенең иминлек таләпләренә җавап бирми.
Тикшерү органнары әлеге факт буенча җинаять кылуда шикләнелүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 238 ст. 1 өлеше буенча (иминлек таләпләренә җавап бирми торган продукция сату) җинаять эше кузгатты.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы җинаять эше кузгату турында карарны, законлы һәм нигезле, дип танып, аны тикшерүнең барышын контрольгә алды.