Бүген башкарма комитетның зур залында 2015 елның 9 аенда Әлмәт муниципаль районының хәмер базарындагы хәлләр һәм хәмер базарының күпләп, ваклап сату сегментларына ЕГАИС системасын кертү турында киңәшмә булып узды. Киңәшмә Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә үткәрелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева киңәшмәдә катнашучыларны 2015 елның 9 аенда районның хәмер базарындагы вәзгыять белән таныштырды. “Октябрь башына тупланган мәгълүматларга караганда, Әлмәт районында 125 оешма 434 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнә. Халыкка барлыгы 237,8 мең дал күләмендә (узган елга карата - 98%) алкогольле продукция сатылган. 9 айда җан башына 11,7литр (узган елда - 12,0 литр) хәмер сатылган. Соңгы вакытларда ялган аракы саты очраклары ешайды, 2015 елда танылган брендларга охшатып ясалган ялган аракы сатуның 8 очрагы билгеле булды. Быелның 9 аенда Казахстан Республикасында җитештерелеп, акциз маркалары белән маркировкаланмаган хәмер продукциясе ташуның 32 очрагы ачыкланды. Әлеге продукция, эчү максатында кулланганда, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч белән яный”, - дип басым ясап әйтте ул.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Рамил Кадыйров үзенең чыгышыныда, районга кертелә торган ялган хәмер һәм спиртлы продукция күләме елдан-ел арта, 2015 елның 9 аенда гына да 24313 литр күләмендә әлеге агу хуҗаларыннан алынды, дип билгеләп үтте. Район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин хокук саклау органнарына алга таба да алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшне дәвам итәргә кушты.
«Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Әлмәт шәһәре территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина район территориясендә хәмердән каты агуланулар турындагы чыгышында 10 ай эчендә 169 кешегә “агулану” диагнозы куелганлыгын билгеләп үтте. Шуның 23%ы – хәмердән агуланулар. Быел хәмер эчеп агуланган 39 кешенең 20 се җан тәслим кылган, диде ул.
Киңәшмәдә катнашучылар сәүдә объектларына ЕГАИС системасын кертү белән дә таныштырылды. Алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуханы ваклап сатучы барлык оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр 2016 елның 1 гыйнварыннан әлеге системада хәмерне сатып алу һәм җибәрү факларының һәммәсен дә расларга тиеш булачак. Система ваклап сату өлкәсендә түбәндәгечә эшләячәк: кассир ЕГАИС модуле урнаштырылган касса аша хәмер өчен “суга” да мәгълүмат укылып тикшерелә. Хәмер мәгълүматлар базасында табылып, легаль буларак билгеләнсә, система “добро” бирә - сатып алынган эчемлек турында өстәмә мәгълүматлар белән чек “сугыла”. ЕГАИСта әлеге эчемлек турында мәгълүматлар булмаган очракта чек “сугылмый” кала һәм шунда ук административ хокук бозу – легаль булмаган хәмер сату турында беркетмә тутырыла.
Киңәшмә ахырында Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин ваклап сату челтәрләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, үзебезнең хәмер продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итәргә һәм халыкны фальсификат белән агуламаска өндәде.