Кама аръягы зонасы эшмәкәрләре белән ачыктан-ачык сөйләшү

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

 9 ноябрь көнне Чаллыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы  бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина, шулай ук зур сәүдә челтәрләре җитәкчеләре һәм хосусый эшмәкәрләр катнашты. Чара бизнесның теге яки бу проблемалары буенча фикер алышу һәм оператив төстәге карарлар кабул итү максатыннан уздырылды.

Көн тәртибендә  ике тема: Чаллыда этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләменә дәүләт контрольлеге өчен билгеләнгән автоматлаштырылган система (ЕГАИС) кертү, хәмер белән законсыз сәүдә итүгә киртә кую мәсьәләләре каралды.

Игорь Марченко,  2016 елның 1 гыйнварыннан  - күпләп сату оешмалары, 2016 елның 1 июленнән – шәһәр җирлекләрендә ваклап сатучылар, 2017 елның 1 июленнән – авыл җирлекләрендә ваклап сатучылар ЕГАИСка мәгълүматлар кертергә тиеш, дип билгеләп үтте. Әлеге чараларның иң беренче чиратта алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм сатуга каршы көрәш алып баруга юнәлдерелгәнлеген әйтеп узарга кирәк.

 

ЕГАИС системасы мәгълүматлары Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәткә җибәреләчәк.  ЕГАИС акрынлап кына декларацияләү системасын алыштырырга тиеш. Шуны да әйтергә кирәк: 2016 елның 1 июленнән декларациядәге мәгълүматлар  ЕГАИС мәгълүматларына туры килергә тиеш”, - диде ул.

Игорь Марченко килеп туган барлык мәсьәләләрне эшмәкәрләр белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе форумында карап тикшерергә әзер булуын да искәртте.

Очрашуда һәркем үзен борчыган сорауларга тулы җаваплар ишетүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International