2015 елның 9 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина шәһәребезнең хуҗалык итүче оешмалар җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә киртә кую эше турында хисап тотты.
Ул үзенең чыгышында җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хәмер продукциясен лицензиясез генә сату проблемасын игътибар үзәгенә алды. Агымдагы елның сентябрендә генә дә лицензиясез эшчәнлекнең 15 очрагы ачыкланган.
Моннан тыш Г.Вафина киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә ЕГАИС системасының гамәлгә кертелүе турында искә төшерде. Кибет кассаларына ЕГАИС модульләре урнаштырылачак, бу исә легаль булмаган хәмер продукциясен сатуга киртә кую мөмкинлеге бирәчәк, диде ул.
Территориаль орган җитәкчесе 06.03.2015ел, №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелгәнлеген, тәгаенләп әйткәндә, 2015 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы территориясендә тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне ваклап сатуның тыелганлыгын тагын бер кат билгеләп үтте.
Чаллы территориаль органы белгечләре атна саен сәүдә предприятиеләренә тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне ваклап сату ягыннан гамәлдәге законны ни рәвешле үтәүләренә мониторинг үткәреп килә. Әйтергә кирәк, законны санга сукмау очракларының ачыкланганы юк әле.