Хәмер торган саен азрак сатыла, әмма барыбер элеккечә үк эчелә. Күп эчелә. Бүген алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше буенча совет утырышында фальсификатка каршы көрәш турында сүз барды. Аны Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 9 ай эчендә 274 кеше җан тәслим кылган. Президент бигрәк тә балаларга кагылышлы һәрбер очракны катгый контрольлеккә алырга кушты. Соң, 44 бала спиртлы эчемлектән агулансын әле?!