Казанлыларны мөкиббән китергән суши һәм роллы ризыклары сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Бүген бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белдерде. Алар 12 кафе һәм ризыкны китереп бирү хезмәтеннән илледән артыграк төрдәге роллы сатып алып, шуларга лаборатория тикшеренүләре үткәргән. Шул ук вакытта шәһәребездә яшәүчеләр арасында иң популяр җитештерүчеләр ризыклары сайлап алынган. Әмма тикшерүләр нәтиҗәләре – утырып еларлык.