9 ноябрь көнне Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Очрашуны, “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дигән “Түгәрәк өстәл”ләр кысаларында, ТР бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов оештырды. Россиядә алкогольле продукция әйләнешен күзәтүнең Бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасын (ЕГАИС) гамәлгә кертү очрашуның төп темасына әйләнде.
Хәмер җитештерүчеләр инде байтактан яңа система буенча һәр яңа партия турында мәгълүматлар кертеп килә. Шулай итеп, кулланучы шешәдәге мәгълүматларны базага кертелгән мәгълүматлар белән чагыштырып, сыйфатлымы, әллә сыйфатсызмы хәмер сатылуын белә ала. Әлегә мәгълүматлар кертү турында таләп алкогольле продукция җитештерүчеләргә һәм импортерларга гына кагыла. Әмма инде 2016 елның 1 гыйнварыннан ваклап сатучылар да алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматларны ЕГАИСта теркәп барырга тиеш булачак. Ә инде 2016 елның 1 июленнән спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуны да шунда чагылдырачаклар. Кибет кассаларына ЕГАИС модульләре урнаштырылачак. Бу очракта кассир легаль булмаган хәмерне сата алмаячак.
- Бөтен ил күләмендә, моны гамәлгә кертеп булмый, алкоголь базарындагы хәлләрне тагы да начарайтачак кына бу, дигән фикерләр ишетелгәли. Хәзерге вакытта зур градуслы хәмернең бәясе кыйммәтләнү һәм беренче чиратта акцизның артуы тулаем ил территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше үсүгә китерде, - диде Игорь Марченко очрашу алдыннан журналистлар белән әңгәмәсендә. - Менә шушы система (ЕГАИС) - легаль булмаган хәмерне сәүдә предприятиеләре киштәләреннән “бәреп төшерү” өчен федераль дәрәҗәдә ясалган адымнарның берсе.
- Бу системада сату вакытын контрольдә тоту каралганмы? Ягъни, төнге сәгатьләрдә спиртлы эчемлекләр сатуны тыйган закон бозучыларга күз-колак булып тору өчен, чекта сату вакыты “сугыламы”?
- Нәкъ шулай. Инде әйтеп үткәнемчә, 2016 елның 1 июленнән үзендә федераль махсус акциз маркасы булган һәр хәмер шешәсе сканирланып, шушы конкрет сәүдә объектында шундый шешәнең сатылуы турында ЕГАИСның үзәк серверына реаль вакыт режимында мәгълүмат җибәреләчәк.
Ә инде федераль махсус маркасы моның нинди шешә, нинди сыешлыкта, нинди атамада, җитештерүчесенең кем булуы турында мәгълүматларны сыйдырган. Шул рәвешле сату вакыты билгеләнәчәк. Кинәт кенә бу шешә легаль булып чыкмаса, система автомат рәвештә шундук легаль булмаган шешә сату омтылышын терки. “Росалкогольрегулирование” исә элеге мәгълүматны автомат рәвештә субъектларның контрольлек итүче органнарына тапшырачак. Без, мондый мәгълүмат алынуга, контрольлек чаралары үткәрү өчен, конкрет сәүдә объектына чыгып китәчәкбез. Кирәк булганда, хокук саклау органнарын да җәлеп итәчәкбез.
Журналистлар гамәлдә булып килгән штрафлар системасының эшмәкәрләрне куркытмавына да игътибарын юнәлтте. Алар фәлән тапкыр җәза алуларына карамастан, тиешсез урыннарда һәм төнге сәгатьләрдә хәмер сатуларын дәвам итә икән.
- Хосусый эшмәкәрләр өчен штрафлар күләме тиешле дәрәҗәдә түгел, - дип искәртте Игорь Марченко. - Алар 4-5 меңне бер төн эчендә эшли. Ә инде һәр тәүлек әйләнәсендә сәүдә объектларын “каравыллау” Дәүләт алкоголь инспекциясенең дә, Эчке эшләр министрлыгының да хәленнән килми. Барысын да язып, товарны хуҗасыннан алу өчен, ягъни бер административ материал тутыру өчен генә дә 4-5 сәгать вакыт кирәк. Без китүгә ярты сәгать чамасы узамы-юкмы, тагын сата башлыйлар. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте Рәисе каравындагы “юл картасы” пунктларының берсендә 2016 елның 1 гыйнварына кадәр федераль законга төзәтмәләр кертү күздә тотылган. Бу төзәтмәләр ваемсыз эшмәкәрләргә карата административ җаваплылыкны көчәйтә. Штрафлар күләме юридик затларга карата кулланыла торган штраф күләменең кимендә 50% ын тәшкил итәчәк. Барыбызга да мәгълүм булганча, хәзер алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен юридик затларга 300 мең сумлык штраф салына. Бер-ике тапкыр 150 мең сумын кесәсеннән чыгарып салса, хосусый эшмәкәрдә закон бозу теләге юкка чыкмый калмас, дип уйлыйм.
Очрашу башында (чара сәгать ярым дәвамында барды) Тимур Ногманов, эшмәкәрләрнең алдан биреп куелган сорауларын өч төркемгә бүлергә була: ЕГАИС буенча, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше буенча һәм лицензияләү буенча, дип билгеләп үтте. Игорь Марченкога сораулар шул тәртиптә бирелде дә.
Республика Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе аларга җавап биреп, ЕГАИС системасы ваклап сату өчен ике этапта кертелсә дә (башта сатып алулар гына , аннан соң сату да теркәләчәк), сәүдә предприятиеләренә кирәкле барлык җиһазларны инде хәзер үк юнәтеп һәм система белән эшләүгә өйрәнеп кую хәерле, дип искәртте. 1 июльгә кадәр ЕГАИС белән тулысынча эшләргә өйрәнү кирәк. Бүгенгә Татарстанда күпләп сатучыларның 5%ы һәм ваклап сатуда 15 мең касса аппараты әлеге системага тоташтырылган. Ә инде сыра сатучыларга җиһаз өчен зур акчалар кирәк булмаячак. Алардан фәкать сатып алынган продукцияләрен генә ЕГАИСта чагылдыру таләп ителәчәк. Сатканда, һәр шешәне яки кружканы сканирларга кирәк булмаячак.
Очрашуда эшмәкәр ханымнарның берсе, 2016 елның 1 июленә кадәр сатылып бетмәгән алкогольле продукцияне нишләтергә, дигән сорау кызыксындырды. Марченко бу җәһәттән, сатылмыйча калган һәр шешәне 1 июльгә каршы төндә ЕГАИСта сканирларга кирәк булачак, диде. Ул шулай ук килеп туган барлык нечкәлекләр һәр конкрет очракта үзенчә каралачак, дип тә искәртте. Марченко, барысы да ЕГАИСта теркәлеп, система эшли башлагач, эшмәкәрләр мәҗбүри декларацияләүдән азат ителәчәк, дип тә өстәде.
Бер сәүдә объектына ЕГАИСка керү өчен кирәкле җиһаз бәясе, башлангыч исәпләүләргә караганда, 57 мең сум һәм аннан күбрәк тәшкил итәчәк. Гомумән алганда, эшмәкәрләрнең күпчелеге өчен әлеге яңалык кимендә 100-150 мең сумга төшәчәк.
- Бу система кече һәм урта предприятиеләрнең бөлгенлектә төшүенә китермәсме,- дигән сорау бирде эшмәкәр Михаил Надеждин. - Әлеге яңалык алкогольле продукция базарыннан вак-төяк сәүдәгәрләрне кысрыклап чыгару максатыннан эре ритейлерларның астыртын гына сүз куешулары түгелме икән? Бу суррогат хәмернең кинәт кенә артуына һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, контрольлек итүче органнар һәм рөхсәт бирүче структуралар әгъзалары арасында коррупциянең көчәюенә китермәсме? Үлем-китем очракларын арттырмасмы? Үз вакытында акцизлар да суррогат продукцияне юкка чыгарырга тиеш иде. Әмма, тормыш үзе күрсәткәнчә, спиртны һәр гаражда диярлек шешәләргә дә тутыралар, маркаларын да ябыштырып куялар. Безнең уйлавыбызча, ЕГАИС та суррогатның тамырын корытуга китермәячәк. Әлеге федераль законга төзәтмәләр кертү максатыннан инде хәзер үк селкенә башларга вакыт түгелме икән? Сезнең ведомство бу базарда эре бизнесның гына түгел, бәлки кече һәм урта бизнесның да сакланып калуына ярдәм итәргә әзерме?
Әлеге сүзләрдән соң зал алкышларга күмелде.
- Сезнең шикләнүләрегез аңлашыла, - дип җавап бирде Марченко. - Әмма әлеге закон кертелүгә бәйле рәвештәге чыгымнар кече бизнеска гына түгел, бәлки урта һәм эре бизнеска да төшә. Артык чыгымнар тоту беркемгә дә рәхәт түгелдер, дип уйлыйм. Без республика Президенты имзасы белән берничә мөрәҗәгать әзерләдек. Аларда нәкъ менә кече һәм урта бизнесның бу авырлыкларны ерып чыга алмау ихтималы күрсәтелде. Кызганычка, федераль дәрәҗәдә безне аңлаучылар табылмады.
“Сездә барысы да әйбәт, барысы да тәртиптә икәнен аңлыйбыз, акцизлар җыюда да проблемалар юклыгын беләбез, әмма тулаем алганда илдә чып-чын бардак”, дигәнрәк җавап алдык. Моны, эре федераль ритейлерларның сүз куешуы, дип бәяләү дә дөрес булмас иде. Чөнки фәкать федераль ритейлерлар ярдәмендә генә дә РФ бюджетына елына кимендә 37 млрд. сум акча керәсенә исәп тотыла.
Чөнки сәүдә предприятиеләре киштәләрендә “кукраеп” утыручы һәр ике шешәнең берсе диярлек – легаль булмаган хәмерле шешә. Чөнки җитештерүче-заводлар үзләренең продукциясен бер үк төрле ике марка белән җитештерә. Марканың икенчесен бер генә җиһаз белән дә сканирлап булмый, чөнки ул Финляндиядә югары класслы җайланма ярдәмендә эшләнгән. Кытай маркаларын исә сканирлап, аларның легаль түгеллеген белеп була. Бу маркаларны сатып алучы заводлар бөтен ил территориясендә легаль булмаган продукция сата. Статистика мәгълүматларына караганда, узган елда илдә 115 млн. дал (декалитр) аракы сатылса, шуның нибары 66 млн. далы өчен генә акциз түләнгән. Инде әйткәнемчә, легаль ваклап сату өлкәсендә һәр ике шешәнең берсе - легаль булмаган хәмерле шешә. Әнә шулар кризис шартларында барлык мөрәҗәгатьләребезне канәгатьләндермичә калдыру сәбәбенә әйләнде дә.
Марченко республикада бүген хәмер белән легаль төстә сәүдә итүчеләрне тулысынча саклап калу омтылышы барлыгын да билгеләп үтте. Чөнки алар китсә, урыннарын шундук суррогат сатучы “әбиләр”яки башкалар алачак бит, диде ул. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе сүзен йомгаклап, хәмернең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш көчәйтелергә тиеш, дип тагын бер кат искәртте.