Дәүләт Думасында хәмергә ташламаны тыю тәкъдим ителә

2015 елның 13 ноябре, җомга

Хәмергә ташламаларны, аны купоннар буенча сатуны һәм алкогольле продукциягә карата иганәчелекне тыйган закон проекты тәкъдим ителә. Законны бозган өчен 150 мең сумга кадәр штрафлар күздә тотылган.  Закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында «РИА Новости» хәбәр итә (агентлык карамагына әлеге документ күчермәсе килеп кергән). Парламентның түбәнге палатасы сайтында закон проектының кертелүе турында мәгълүматлар юк әле.

Закон проекты алкогольле продукциягә карата иганәчелек иткән өчен, шулай ук аны сату һәм куллануга кызыксындыру тудырган өчен административ җаваплылык билгели. Гражданнар өчен штрафлар күләме 2–3 мең  сум, вазыйфаи затлар өчен – 5 тән 15 мең сумга кадәр, юридик затларга – 80 нән 150 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Моннан тыш Михеев халыкка хәмерне бушлай тараткан өчен дә тыю билгеләүне тәкъдим итә. Шулай да документта бер чыгарма бар: дегустация кысаларында һәм фәкать күргәзмәләрдә генә бушлай тарату тәкъдим ителә.
Документта “алкогольле продукциягә карата иганәчелек” һәм “алкогольле продукцияне сатуга кызыксыну тудыру” дигән төшенчәләргә билгеләмә дә бирелгән. Юкса “закон проекты максатларына ирешеп булмаячак”, дип күрсәтелә проектка аңлатма язуында. Әлеге инициативаның максаты – хәмер куллануны киметү, дип искәрткән Михеев аңлатма язуында. “Минем фикеремчә, халык арасында эчкечелеккә каршы нәтиҗәле көрәшүгә комачаулардай җитди проблемаларның берсе – сыра җитештерүче гигантлар тарафыннан үткәрелеп килә торган, хәмер куллануга кызыксыну тудырган төрледән-төрле ымсындыргыч акцияләр ярдәмендә Россиядә яшәүчеләргә  бик нык йогынты ясау”, - ди депутат Михеев. Ул мондый акцияләрнең бик ачык мисалы итеп “интернет аша алдан купон сатып алучыларга 50% лы ташлама яки ике кружка бәясеннән өч кружка сыра эчү мөмкинлеге бирелү” очракларын китергән. Сәүдә хәйләләре ярдәмендә яшьләрне очсызлы хәмергә ияләштерәләр, дип борчыла депутат.

 Сентябрь азагында сенатор Антон Беляковның хәмерне 18 дән түгел, ә 21 яшьтән генә сата башлауны рөхсәт итүне күздә тоткан закон проекты тәкъдим иткәнлеген искә төшерик. Эчкечелектән җәфаланучыларның күп булуы белән аңлатып,  “Роспотребнадзор” бу тәкъдимне хуплаган. Ведомствода шулай ук, сыраны һәм аз хәмерле эчемлекләрне иң элек үсмерләр һәм “бала тудыру яшендәге хатын-кызлар” куллана, дип басым ясап әйтелгән.
Депутат Михеевның закон проектын Дәүләт Думасы аша үткәрү планнары, документның юридик яктан кимчелекләре “мыжгып” тору сәбәпле, барып чыкмаячак, дип белдерде РБК хәбәрчесенә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский. “Автор тыярга тәкъдим иткән хәмерне бүләк итүнең барлык төрләре, шулай ук интернет аша хәмергә ташлама акцияләре болай да тыелган инде. Ваклап сатуда алкогольле продукциягә ташламалар рөхсәт ителә, әмма монысы  - товар җибәрүче белән ретейлер арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы коммерция максатындагы гамәл. Ваклап сатуда бәяләрне җайга салу буенча төп чара булып хәмер эчемлекләре өчен 2010 елдан гамәлдә булып килүче минималь ваклап сату бәясе тора. Аннан очсызгарак сату закон нигезендә тыелган. Гомумән, әлеге закон проектының законга әйләнү перспективаларын күрмим”, - диде депутат Звагельский.  
​«Горизонт Капитал» компаниясенең хокукый бәхәсләрне хәл кылу бүлеге җитәкчесе Василий Ицков та, Михеевның закон проекты Дәүләт Думасында кабул ителмәячәк, дигән фикердә. Аның әйтүенчә, инде болай да “Реклама турында” Закон реклама ярдәмендә алкогольле продукцияне сатуга этәргеч бирүнең гадәти ысулларына гына түгел, акцияләр үткәрүгә дә үтә катгый чикләүләр керткән. Аерым алганда, махсус дегустация залларыннан һәм закон таләпләренә туры килгән стационар сәүдә бүлмәләреннән кала, башка урыннарда алкогольле продукция үрнәкләренә дегустация үткәрү һәм аларны бушлай тарату тыелган. Закон проектында телгә алып үтелгән барлык чикләүләр дә “Реклама турында” гамәлдәге Законда теге яки бу рәвешле билгеләнгән инде, дип йомгак ясады Ицков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International