Спиртлы сыекча “ләззәтенә” - киртә

2015 елның 13 ноябре, җомга

Кесә ягы такыр булган талымсыз гражданнарыбыз спиртлы сыекча сатып алу ягын каера. Халык телендә “фанфурик” дип йөртелсә, рәсми төстә лосьон һәм тоник дип атала ул. Хокук саклау һәм контрольлек органнары исә әнә шундый “фанфурик”ларга киртә куярга әзер.

2015 елның 12 ноябрендә Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре Лениногорск шәһәрендәге ике сәүдә объектында  2487 шешә спиртлы сыекчаны сатудан алды. Тәгаенләп әйткәндә:

 - хосусый эшмәкәр С.А. Сөнгатованың сәүдә павильоныннан  - 693 савыт;

- хосусый эшмәкәр С.Г. Ковшовның «Профиль+» кибетеннән -  1794 савыт спиртлы сыекча алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International