“Quality-Emotion-Inspiration” - ”Сыйфат - Хисләр - Илһам”

2015 елның 13 ноябре, җомга

2015 елда Европа сыйфат атнасы (2015 елның 9-15 ноябрендә) “Quality-Emotion-Inspiration” - ”Сыйфат - Хисләр – Илһам” девизы белән үтә.

Сыйфат – әйбернең яки хезмәт күрсәтүнең килешенгән яки күздә тотылган ихтыяҗларны тәэмин итәрдәй үзенчәлекләре һәм характеристикалары ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Сыйфат атнасы кысаларында һәм сыйфат проблемасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеген көчәйтү максатыннан күп кенә чаралар: акцияләр, семинар, Ачык ишекләр көннәре, “Түгәрәк өстәл”ләр һәм анкета чаралары үткәрә.

Һәр гражданин товар сыйфаты буенча үз фикерен белдерә һәм тәкъдимнәр кертә ала. Хәзерге вакытта гражданнарыбызның түбән сортлы товарларны кулланучылар буласы килми. Аларга сыйфатлылык кирәк, шуның өчен акча түлиләр ич.

Чаралар үткәрелгәндә, мөстәкыйль өйрәнү өчен, һәркемгә кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенә.

Үткәрелә торган чараларның максаты – товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, халык белән эшләүне нәтиҗәлерәк итү, сатучылар һәм эш башкаручыларның һөнәри дәрәҗәсен үстерү, җәмәгатьчелек игътибарын сыйфат мәсьәләләренә җәлеп итү.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы ел башыннан бирле гражданнардан алынган 3 меңләп мөрәҗәгатъне карап тикшерде инде. Ачыкланган сыйфатсыз азык-төлек күләме узган елдагы белән чагыштырганда 2 тапкырга артып, 380 мең сумнан артыграк күләмдә тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International