2015 елның 12 ноябрендә ТР Мөслим муниципаль районы хакимиятенең актлар залында районның сәүдә оешмалары вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде. Хәмер сатучы оешмаларның ЕГАИС системасында эшләве сөйләшүнең төп темасына әйләнде. Киңәшмәне хакимият башлыгы җитәкчесе урынбасары Ленар Гаяз улы Авзалов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н.Зарипова, “Алкоторг”ның №6 күпләп сату директоры урынбасары Ринат Фарит улы катнашты.
Киңәшмә барышында, аерым алганда, хәмер сату белән шөгыльләнүче сәүдә оешмалары эшчәнлегенә ЕГАИС системасын гамәлгә кертүнең барышы каралды. Россия Федерациясендә алкогольле продукция әйләнешенең яңа кагыйдәләре (2016 елның гыйнварыннан гамәлгә керә) нәкъ менә шуны таләп итә. Яңалыклар ЕГАИС электрон системасында мәгълүматларның мәҗбүри учетын алып баруны күздә тота. Шулай итеп, яңа система контрольлек итүче органнарга хәмернең легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклау һәм тиешле чаралар күрү мөмкинлеге бирәчәк. Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (кыскартып әйткәндә – ЕГАИС) – алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм сатуны дәүләти җайга салуның автоматлаштырылган системасы ул. Төп максаты – түбән сыйфатлы хәмерне һәм хәмер суррогатларын сәүдә әйләнешеннән алу.
Татарстанда барлыгы 2 меңгә якын юридик зат, 8 меңнән артыграк сәүдә оешмасы хәмер базарында катнашып килә. Әмма аларның кайберләре яңа система буенча эшләүгә әзер түгел әле. Мөслим районында 61 сәүдә объектында алкогольле продукция һәм сыра эчемлекләре ваклап сатыла. Авылларда исә 41 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату оештырылган. Аларның барысы да әлеге системага тоташтырылырга тиеш. Ленар Гаяз улы билгеләп үткәнчә, инде 20 декабрьгә кадәр үк сәүдә оешмалары эшчәнлегенә яңа системаны кертү, ә инде 1 гыйнвардан ЕГАИС системасында эшли башлау кирәк. Хәер, барысы да әзер булганда, системага инде хәзер үк тоташырга була. Шул ук вакытта сәүдә предприятиесе ЕГАИС ка үз вакытында тоташтырылмаган очракта, федераль закон таләпләре нигезендә лицензиясеннән мәхрүм ителәчәк. Хөкүмәт, муниципалитет җитәкчелеге, кызыксынулы структуралар, һичшиксез, әлеге системаны гамәлгә кертүне контрольлектә тотачак, системаны гамәлгә кертү һәм анда эшләү буенча аңлату эшләре алып барачак.