Сыйфат көнендә – эшлекле визит

2015 елның 13 ноябре, җомга

2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның Лениногорск районы буенча җирле органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Р.Г.Тукаевның пекарнясына эшлекле визит белән килде.

 Пекарня мөһим социаль функция үтәп – халыкны икмәк белән тәэмин итеп, тотрыклы төстә эшләп килә. Предприятиедә Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләрне генә түгел, бәлки күрше районнар халкын да икмәк белән тәэмин итү мөмкинлеге бирердәй өр-яңа җиһаз эшләтелә. Хезмәткәрләребез кондитер әйберләре җитештерү буенча югары технологияле линияләр эше белән танышты.

Пекарня белән танышканнан соң предприятие коллективы вәкилләре катнашында очрашу үткәрелде. Җитештерелә торган продукциянең сыйфаты, шулай ук югары сыйфатлы табигый компонентлар куллану (җитештерелә торган икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары сыйфаты өчен нәкъ менә шундый компонентлар кирәк) сөйләшүнең төп темаларыннан берсенә әйләнде.

“Роспотребнадзор” идарәсенең җирле органы хезмәткәрләре  җитештерү процессына, продукция төрелмәсенә һәм аны пекарнядан кибет киштәсенә  китерүгә карата  бернинди дә кимчелекләр ачыкланмавын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International