Һәр ел саен ноябрь аенда Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасы үткәрелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең чаралар планы нигезендә, 2015 елның 13 ноябрендә Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары өчен “Хокук белеме – “Яшь кулланучы мәктәбе” дигән проект буенча чара уздырылды.
Үсеп килүче буынның кулланучы хокуклары өлкәсендә белемнәрен үстерү бүген, куллану базары ыргылышлы төстә алга барган бер мәлдә, бик мөһим эш булып тора. Үз хокукларын белмәү еш кына кулланучының товарны мөстәкыйль генә алыштыра, сыйфатсыз хезмәт күрсәтүдән баш тарта яки акчасын кире кайтара алмавына китерә бит. Шуңа күрә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны өйрәнергә, үзеңдә куллану культурасын үстерергә, килеп туган теге яки бу хәлләрдә кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белергә, әйберне белеп һәм игътибар белән сатып алырга, үз хокукларыңны яклаудан курыкмаска кирәк.
Әлеге чарада укучылар гына түгел, сыйныф җитәкчеләре дә катнашып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, көндәлек тормышта килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләр буенча фикер алышуда катнашты. Бу исә дәрескә үзенчәлекле төсмер бирде. Соң, укытучылар да, гади кулланучылар буларак, үз хокукларын дөрес итеп якларга, продуктның, товар, хезмәт күрсәтүнең сыйфатлысын дөрес итеп сайлап алырга өйрәнде бит!