2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Бөтенроссия сыйфат атнасына багышланган чаралар үткәрү кысаларында, җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен таныту максатыннан чыгып, “Метро” кибетендә “Чаллы ите” ҖЧҖ һәм «Просто молоко» Идарәче компаниясе ҖЧҖ продукциясен тәкъдим итү-күргәзмә оештырды.
Чара барышында теләгендә булган һәркем җитештерүчеләребезнең яңа продукциясе белән танышу гына түгел, аларның тәмен татып карау һәм бәяләү мөмкинлеге дә алды. Кулланучыларга дистәдән артыграк атамадагы сөт һәм колбаса ризыклары тәкъдим ителде.
Кулланучылар дегустация барышында, форсаттан файдаланып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сорауларын да бирде әле. Аларның барысына да, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләренә таянып, тулы җаваплар бирелде, һәр конкрет очракта хокуклары һәм аларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
“Метро” кибете сатып алучылары үткәрелгән чара өчен белгечләребезгә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.