9 – 13 ноябрь көннәрендә шәһәр һәм районда Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар булды. Берочтан 12 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне дә билгеләп үтелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле бүлеге белгечләре Чистай районы һәм Чистай шәһәрендә күп кенә чаралар үткәрде. Болар – ЧЧЗ базарында дежур тору, ЦУМда шәһәр халкы өчен консультацияләр үткәрү, №5 мәктәбе укучылары белән очрашу, Олы Талкыш авыл җирлегендә яшәүчеләр, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар белән әңгәмә кору. Моннан тыш «Эссен» сәүдә үзәгендә азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде.
Ә инде җомга көнне Чистайда яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау һәм продукция сыйфаты буенча “Кайнар линия” оештырылды.