Кичә район эшмәкәрләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын, гади генә итеп әйткәндә, ЕГАИСны гамәлгә кертү төп темага әйләнде.
Чара районның башкарма комитеты тәкъдиме белән үткәрелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гатина ЕГАИСны гамәлгә кертүнең төп этаплары турында тагын бер кат сөйләп үтте. Бу җәһәттән “Татспиртпром” белгечләре Искәндәр Галиев һәм Гүзәл Хәбирова да үз тәкъдимнәрен җиткерде. Алар шулай ук бу системаның ничек эшләячәге һәм аны гамәлгә кертү өчен нәрсәләрнең кирәк булачагы турында эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.
Эшмәкәрләр Нурлат районында урта һәм кече бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкиллеге җитәкчесе Сергей Смирновның фикерен дә кызыксынып тыңлады.
2016 елның 1 гыйнварыннан ваклап сату өлкәсе өчен алкогольле продукция сатып алу турында барлык мәгълүматларны ЕГАИС системасында теркәргә кирәклеген тагын бер кат исегезгә төшерик. Шәһәр кибетләре әлеге системада спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуны 2016 елның 1 июленнән, авыл җирлегендә урнашкан кибетләр исә – 2017 елның 1 июленнән чагылдыра башлаячак.