Бүген – 2015 елның 16 ноябрендә Аксубай муниципаль районы советының утырышлар залында киңәшмә үткәрелде

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген – 2015 елның 16 ноябрендә Аксубай муниципаль районы советының утырышлар залында  район хакимияте башлыгы К.К.Гыйльманов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н.Зарипова,  «Алкоторг» вәкиле И.С.Зәйнуллин, «Арыш Мае» вәкиле  - «Луч» ҖЧҖ директоры Н.В.Максимова,  алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча район ведомствоара комиссиясе вәкиле, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча мобиль төркем әгъзалары катнашында, алкогольле продукция сату өчен лицензиягә ия булган ҖЧҖ директорларын һәм хосусый эшмәкәрләрне чакырып,  киңәшмә үткәрелде. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Р.М.Галиев агымдагы елның октябрендә алкогольле продукцияне ваклап сату эшенең йомгаклары  һәм 2015 ел азагына кадәрге бурычлар турында сөйләде; Ф.Н.Зарипова ЕГАИС – Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын – этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешен контрольлектә тоту өчен билгеләнгән система турында тәфсилләп аңлатты. Моннан тыш әлеге системага тоташтырылуга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. «Арыш Мае» ҖЧҖ вәкиле Н.В. Максимова   ЕГАИС системасын “Арыш Мае” сәүдә нокталарында гамәлгә кертү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International