Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышларда РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында закон кабул итте. Документта, аерым алганда, 2016-2017 елларга акциз салына торган товарларга, шул исәптән алкогольле продукциягә салым ставкалары расланган.
2016 елда спиртлы продукциягә салым ставкасы 1 л сусыз спирт өчен 400 сум, 2017 елда – 418 сум тәшкил итәчәк. Спирт микъдары 9% булган алкогольле продукциягә тиешле елларда 500 сум һәм 523 сум күләмендә салым салыначак. Чыгышының урыны атамасы сакланылган шәрабка салым ставкасы 2016 елда да, 2017 елда да 1 литры өчен 5 сум тәшкил итәчәк. Сыра кайнату продукциясенә 2016 елда 20 сумлык, 2017 елда – 21 сумлык салым салыначак.
Түбәнге палата тарафыннан кабул ителгән закон Федерация Советына җибәрелгән, дип хәбәр итә ТАСС.