Суррогатка көн бетә

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Шешәдәге эчемлекнең нинди икәнен касса янында ук белеп булачак. Яңа елдан соң. Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы гамәлгә кертелә. Нәкъ менә шул һәр шешәнең заводтан кибет киштәсенә кадәрге юлын күзәтеп бару мөмкинлеге бирәчәк тә инде. Алмаз Хәкимов бу системаның ни рәвешле эшлиячәге белән кызыксынды.

Алмаз Хәкимов, Рифкат Зиатдинов

ЕГАИС кибет киштәләрендәге суррогатка “сугачак”. Яңа система 2016 ел башыннан хәмер әйләнешен катгый контрольлеккә алачак. Аның эшләү принцибы – бик гади. Кибет, товар кертелгәндә, товарның штрих-кодларын терки, шулар базага кертелә. Сатканда, хәмернең ялган икәнлеге ачыкланган очракта күзәтчелек органына сигнал бирелә. Шул чагында кибеткә “Росалкогольрегулирование” вәкилләре килеп төшәргә тиеш.

ИЛШАТ КАМАЛОВ, «ТАТСПИРТПРОМ» ҖЧҖ ГЕНЕРАЛЬ ДИРЕКТОРЫ УРЫНБАСАРЫ

ЕГАИС тулысынча сынау үткәч, кассаны блокировкалау да планлаштырыла. РФ законнары барыбызга да кагыла, аннан чыгармалар була алмый.

ЕГАИС  модульләре зур шәһәрләрнең генә түгел, авыл кибетләре һәм хәтта күчмә сәүдә лавкалары кассаларына да урнаштырылырга тиеш. Казанда хәмер җитештерүчеләр аларны урнаштыра да инде. Безгә модульнең ни рәвешле эшләвен күрсәттеләр.

Контрафакт саткан өчен кибеткә штраф яки лицензиясеннән мәхрүм калу яный. Әмма штрафларның гамәлдәге системасы эшмәкәрләрне куркытмый әле. Алар тиешсез урыннарда һәм төнге сәгатьләрдә хәмер сатуларын дәвам итә.

ИГОРЬ МАРЧЕНКО, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕ ҖИТӘКЧЕСЕ  

 - РФ Хөкүмәте Рәисенә раслауга кертелгән“юл картасы” пунктларының берсендә хәмер базарында закон бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү, шул исәптән легаль булмаган продукция җитештерүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы күздә тотылган.

Дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, республикада бүген легаль төстә  хәмер сатучыларның барысын да саклап калу белән кызыксыныла. Ә  ЕГАИС системасы суррогатны китерү юлларын, аеруча Казахстан юлын ябу мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International