ЕГАИС суррогатка “суга”

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

 Быелның 9 аенда республикада 274 кеше сыйфатсыз хәмердән агуланып үлгән. 1000ләп кеше бер-ике чәркә “тотып” куйганнан соң үзен бик начар хис иткән. Агуланучылар арасыннан 44 е – балалар. Алкогольле продукция әйләнешенә конрольлек итү буенча совет утырышында әнә шундый мәгълүматлар яңгырады.  Күрәсең, эчәләр. Ә иң куркынычы – балалар эчә. Балалар арасында эчкечелек – аерым тема. Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгына моның ише һәр очракны шәхсән контрольлеккә алырга кушты. Шул ук вакытта Татарстан  ЕГАИС системасын тулы кыйммәтле кертүгә әзерләнә. Әлеге система, эшләүчеләре фикеренчә, фальсификатның кибет киштәсенә эләү ихтималын юкка чыгарырга тиеш. Алмаз Хәкимов бу проблеманы шул рәвешле ничек хәл кылып булуы турында белеште.

 Алмаз Хәкимов, Адель Миндубаев

ЕГАИС кибет киштәләрендәге суррогатны “бәреп төшерәчәк”. Яңа система 2016 ел башыннан хәмер әйләнешен катгый контрольлеккә алачак. Аның эшләү принцибы – бик гади. Кибет, товар кертелгәндә, товарның штрих-кодларын терки, шулар базага кертелә. Сатканда, хәмернең ялган икәнлеге ачыкланган очракта күзәтчелек органына сигнал бирелә. Шул чагында кибеткә “Росалкогольрегулирование” вәкилләре килеп төшәргә тиеш.

ИЛШАТ КАМАЛОВ, «ТАТСПИРТПРОМ» ҖЧҖ ГЕНЕРАЛЬ ДИРЕКТОРЫ УРЫНБАСАРЫ

ЕГАИС тулысынча сынау үткәч, кассаны блокировкалау да планлаштырыла. РФ законнары барыбызга да кагыла, аннан чыгармалар була алмый.

ЕГАИС  модульләре зур шәһәрләрнең генә түгел, авыл кибетләре һәм хәтта күчмә сәүдә лавкалары кассаларына да урнаштырылырга тиеш. Казанда хәмер җитештерүчеләр аларны урнаштыра да инде. Безгә модульнең ни рәвешле эшләвен күрсәттеләр.

Контрафакт саткан өчен кибеткә штраф яки лицензиясеннән мәхрүм калу яный. Әмма штрафларның гамәлдәге системасы эшмәкәрләрне куркытмый әле. Алар тиешсез урыннарда һәм төнге сәгатьләрдә хәмер сатуларын дәвам итә.

ИГОРЬ МАРЧЕНКО, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕ ҖИТӘКЧЕСЕ  

 - РФ Хөкүмәте Рәисенә раслауга кертелгән“юл картасы” пунктларының берсендә хәмер базарында закон бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү, шул исәптән легаль булмаган продукция җитештерүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы күздә тотылган.

Дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, республикада бүген легаль төстә  хәмер сатучыларның барысын да саклап калу белән кызыксыныла. Ә  ЕГАИС системасы суррогатны китерү юлларын, аеруча Казахстан юлын ябу мөмкинлеге бирәчәк.

Махсус операцияләр вакытында  күп кенә ялган аракы хуҗаларыннан алынган. Элита маркалары ябыштырылган сертификатларсыз контрафакт асылда Казахстаннан кертелгән. Фальсификатның зур өлеше Бөгелмәдә хуҗаларыннан тартып алынган. Берничә арадашчы төрмәгә дә килеп капкан.

 Быел Татарстанда  119 тоннадан артыграк күләмдә контрафакт продукция тартып алынган. Аны конфискацияләү һәм юкка чыгаруны  “Росалкогольрегулирование” хәл итә.  Бу хезмәттә зур градуслы эчемлекләрнең кайларга эләгергә тиеш булганлыгын әйттеләр.

Әле тагын 200 тонна хәмерне юкка чыгару күздә тотыла. Хәзер ул складта вакытлыча саклана. Биредә илебездә җитештерелгәннәреннән алып, элита эчемлекләренә кадәр (әлбәттә, ялган эчемлекләр) – барысы да бар.

Суррогатның төп ташкыны Казахстаннан килә. Әнә “Казахстан” дигән атамадагы коньяк яки Биг дигәне... Мондый эчемлеккә хас булмаган төстә, эчендә ниндидер әйберләр йөзеп йөри җитмәсә...

Татарстанда 9 айда 274 кеше нәкъ менә шундый эчемлекләрдән агуланып җан тәслим кылган. Меңгә якыны, шөкер, агуланып кына калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International