18 ноябрь көнне, Сыйфат атнасы кысаларында, Арча территориаль органы белгече “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Арча һәм Биектау районнарындагы җирле бүлеге хезмәткәре белән берлектә Балтач урта мәктәбендә куллану белемнәрен пропагандалау буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде. Актлар залына 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары – 16-17 яшьлек егет-кызлар җыелды. Бер караганда, инде зурлар: кибеттән теге яки бу әйберне мөстәкыйль сатып алалар, икенче яктан, бала гына – товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты турында уйламый әле алар. Укучыларга Бөтендөнья сыйфат көненең пәйда булу тарихы, Европа сыйфат атнасын үткәрүнең бурычлары һәм максатлары турында сөйләдек. Моннан тыш “Куллану хокуклары нигезләре” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Ялган рекламага, чынбарлыкка туры килми торган бәя белешмәлекләре, өстәмә хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагу һәм сатучыларның тупаслыгына кагылышлы сораулар бирелде. Очрашудан соң укучыларның һәммәсенә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Пульс» газетасы өләшенде.
18 ноябрь көнне “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Арча һәм Биектау районнарындагы җирле органы белгече белән берлектә Норма авыл җирлегендә “Белемле кулланучы” акциясе һәм гражданнарны күчмә кабул итү дә үткәрелде әле. Чаралар барышында, алынган белемнәрнең ныграк үзләштерелүе өчен, кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Пульс» газетасы таратылды.