Кулланучылар хокукларын яклау: сорауларыгыз бармы?

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы  Розалия Мәхмүт кызы Арсланова «Комсомольская правда» газетасының матбугат үзәгендә укучылар сорауларына җавап бирәчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау  - көн кадагына суга торган мәсьәлә. Төрле мәсьәләләр буенча сезнең дә фикерләр бардыр, бәлки. Хокукларым санга сугылмады, дип борчылучылар да байтактыр. Нинди дә булса кибетнең намусын җуйганлыгына иманы камил булучылар да юк түгелдер. Хәер, кулланучыга карата игътибарлы мөнәсәбәте өчен кемне дә булса мактарга теләүчеләрегез дә табылырга мөмкин әле.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы  Розалия Мәхмүт кызы Арсланова «Комсомольская правда» газетасын укучылар сорауларына җавап бирергә әзер. Эксперт үз хокукларыгызны ничек якларга икәнлеге турында сөйләячәк.

Фикерегез яки соравыгызны хәзер үк түбәндә махсус формада калдыра аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International