2015 елның 18 ноябрь иртәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы “кайнар линия” телефоны аша җәмәгать туклануы прдприятиеләренең берсендә ялган хәмер сатулары, өстәвенә предприятиенең хәмер сатуга лицензиясе булмавы турында хәбәр алынды. Шул ук төндә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре һәм Түбән Кама телерадиокомпаниясе журналистлары белән берлектә әлеге адрес буенча, тәгаенләп әйткәндә, күптән түгел генә ачылган “Скай Сити” кафесына (шәһәргә “карап” торган кафе) юл тотты. Биредә лицензиясез гнеә алкогольле продукция сату факты, чыннан да, расланды. Баксаң кафе хуҗасы – “булдыклы” Чаллы егете элита хәмерен сатып акча эшләргә уйлаган икән. Менюда, дөресрәге, шәраб картасында кунакларга бик күп төрле хәмер эчемлекләре һәм шулар нигезендә коктейльләр тәкъдим ителгән булып чыкты. Шулай итеп, бик зур суммага 65 шешә шәрабны, аракы, коньяк, виски, ром һәм зур градуслы башка эчемлекләрне сатудан алырга туры килде. “Кафе ачылган көнне кунаклар калдырып киткән эчемлекләр бу”, – дип акланырга маташты кафе хезмәткәрләре. Тик кунакларның, әйтик, шешәсе 12 мең сум торган «Мартель ХО» коньягын предприятиегә бүләк итеп калдырганлыгына ышануы бик кыен шул...
Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Хәзер бу кафега көне-төне диярлек ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы күз-колак булып тора.