2015 елның 20 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Саба муниципаль районы Тимершык урта мәктәбенең 7,8,9,10,11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде.
Чынлыкта сатып алучы булу гади генә түгел. “Сатып алучы һәрвакыт хаклы” дигән барыбызга да мәгълүм шигарьгә карамастан, теге яки бу товарлар сатып алганда яки хезмәтләр күрсәтелгәндә сатып алучыларның хокуклары еш кына санга сугылмый. Шул чагында бу хокукларны якларга туры килә. Үз хокукларын белмәгән сатып алучының эшләре хөртиләнә. Соң, аны төп башына утыртып калдырулары бар бит. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү һәм аларны тормышта кулланырга өйрәтү максатында, укучыларны кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нигезләмәләре белән таныштырды; кулланучылар хокукларын судта яклау проблемаларын хәл итү юлларын табарга тырышты; куллану базарында бәхәсләрне судка кадәр җайга салу тәртибенең нечкәлекләрен, Интернет аша товарлар сатып алуның үенчәлекләрен карады, кулланучыларны кредитлау өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау проблемаларын карады.
Чара укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү мәсьәләләре белән кызыксынуларын күрсәтте. Сыйныфтан тыш дәрестә мәктәп директоры һәм укытучылар да катнашып, хезмәткәрләребезгә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде, киләчәктә дә әнә шундый файдалы чаралар үткәрүебезне сорады.