Түбән Кама җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләү

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

2015 елның 23 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы хакимияте бинасында ТР Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Г.Нигъмәтҗанов рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә иң элек алкоголь базары һәм куллану базарына кагылышлы хәлләр каралды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н.Зарипова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге,  ЕГАИС программасын – Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын гамәлгә кертү, авыл җирлекләрендә алкогольле продукция сату буенча хәмер базарындагы хәлләр турында сөйләде. Моннан тыш Түбән Кама территориаль органы начальнигы Түбән Кама районында куллану базарының торышына һәм куллану базарын үстерү проблемаларына кагылып үтте. Ф.Зарипова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законга, бәя сәясәтен җайга салуга, продукция сыйфаты һәм җирле җитештерүчеләрнең товарларын халыкка таныту мәсьәләләре буенча аңлатмалар да биреп үтте. Җирлекләр башлыклары районның сәүдә предприятиеләрендә бәяләргә бәйле вәзгыять буенча төрле яклап фикер алышты, сәүдә сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Мисалга, җирле товар җитештерүчеләрнең товарлары белән ешрак ярминкәләр үткәрү, ярминкәдә халыкка районда эшләүче фермер хуҗалыкларының югары сыйфатлы ит һәм сөт ризыкларын сату тәкъдиме ирештерелде.

Фәния Нуриәхмәтова үзенең чыгышында бөтен Түбән Кама территориясендә тәртип булсын өчен барлык җирлекләрнең хакимиятләре белән даими рәвештә берлектә эшләргә кирәклеген дә искәртте. Фәкать шул чагында гына административ хокук бозулар кылуда гаепле затларны ачыклау һәм аларга җәза бирү эше нәтиҗәле булачак, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International