Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты: “Быел бик авыр булды”

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

 Казанда Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең 2015 елда йомгаклау очрашуы узды. Ассоциация идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов әйтүенчә, агымдагы елда икътисадка һәм бизнеска авыр булды. Ассоциация президенты Ренат Җәлетдинов та шушы ук сүзләрне кабатлады.

“Казанда 1500 җәмәгать туклануы предприятиесе эшли. Болар – ашханә, кафе, рестораннар. Алар ничек эшләде, дип сорыйсызмы? Әлбәттә, барысы да бик катлаулы хәлдә калды. Быел бик авыр булды, биредә утыручы барлык эшмәкәрләрнең дә (берничә дистә кеше җыелган иде) табышы нык кимеде, - диде Җәлетдинов. - Шулай да без киләсе елга өмет-ышанычлар баглыйбыз. Хәзерге вакытта бәяләре әлләни кыйммәт булмаган милли кухняларыбыз, предприятиеләребезнең күтәрелеше сизелә башлады. Базар барысын да үз урынына куеп, кызыксыз проектларны “алып атачак”. Ә инде эшмәкәрләребез предприятиеләрен ачканда төптән уйлап эшлиячәк, профессионалларга мөрәҗәгать итәчәк, дип уйларга кирәк.”

Очрашуда Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, 2013 елгы Универсиаданы үткәрүдә катнашкан өчен, кайбер эшмәкәрләргә Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук 2016 елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукция әйләнешен учетка алуның яңа системасын (ЕГАИС) гамәлгә кертү мәсьәләсе дә каралды. Татарстан, пилот төбәк буларак, 20 декабрьгә әлеге системага күчәргә тиеш. Яңалыкның асылы шунда: барлык предприятиеләр, шул исәптән җәмәгать туклануы предприятиеләре дә алкогольле продукцияне сатып алуны раслау ягыннан  ЕГАИСка тоташтырылырга тиеш. Очрашуда Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле хәбәр иткәнчә, узган атна мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында алкогольле продукция сатучы 8 мең объектан әлегә нибары 72се генә  яңа системага тоташтырылган. Шул ук вакытта системага тоташмаган өчен юридик затларга штрафларның зур булуын – 150-200 мең сум тәшкил итүен әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International