“Легаль булмаган хәмер” декадасы кысаларында Чистай территориаль органының “Кайнар линия” телефоны аша Чистай районының Йолдыз авылындагы “Йолдыз” кибетендә хәмер продукциясенең законсыз төстә сатылуы турында хәбәр алынды.
2015 елның 11 декабрендә территориаль орган белгечләре полиция һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә югарыда телгә алып үтелгән сәүдә объектына килде. Контрольлек чаралары барышында Санкт-Петербург шәһәренең «ВИЛАШ» ЯАҖ җитештергән 5 шешә шампан шәрабенә юлыгылды. Әлеге продукциягә товарны озату документларын күрсәтүче табылмады. Бу кибеттә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булмавы да билгеләнде.
Әлеге факт буенча юридик затка һәм аның җитәкчесенә карата административ тикшерү алып барыла.