10 декабрь көнне, “Легаль булмаган хәмер” декадасының беренче көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Әлки һәм Алексеевск районнары полиция бүлекләреннән алкогольле һәм спиртлы продукция ташу, саклау фактлары буенча тикшерү материаллары алынды.
Беренче очракта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Казан - Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында, документлар һәм транспорт чарасын тикшерү өчен, LADA 217230 автомобилен туктаткан. Спас районында яшәүче берәүнең шушы машина салонын тикшергәндә, үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 5 әр литрлы “Туган як”. Вода минеральная природная столовая» дип исемләнгән дүрт савыт табылган. Тик сыешлыкларда минераль су урынына спиртлы сыекча тутырылганлыгы ачыкланган. Спиртлы продукция хуҗасы үзенең аңлатмасында спиртлы продукцияне юл буенда сатып алып, юбилейга дип туганына алып кайтырга ниятләнгәнлеген аңлаткан.
Икенче очракта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләренә Анин Салман авылындагы киоскта спиртлы сыекча сатылу буенча хәбәр ирештерелгән. Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре белән берлектә сәүдә объектына килде. Оператив эш барышында киоскта товарны озату документларыннан һәм Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкадан башка гына пыяла савытта һәркайсы 0,5 әр литрлы җиде «Белая берёза» аракы шешәсенең киоска саклану факты билгеләнде. Сатучы аракыны, янәсе, шәхсән ихтыяҗлары өчен сатып алуын, иреннән яшереп киоска тотуын аңлатырга маташты.
Һәр ике очракта да спиртлы сыекча хуҗаларыннан алынып, экспертизага җибәрелде. Алар буенча административ тикшерүләр алып барыла.