Лениногорск районы буенча “Хәмер” операциясе нәтиҗәләре

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Лениногорск районы кибетләрендә “Хәмер” операциясе кысаларында, гамәлдәге законны санга сукмыйча, спиртлы продукция (“фанфурик”лар) сату фактларын билгеләде. Нәтиҗәдә түбәндәге сәүдә объектларында 853 савыт спиртлы продукция сатудан алынды:

- “Солтан” кибетендә, Лениногорск ш.,

- “Миләш” кибетендә, Шөгер ав.,

- “Исток” кибетендә, Шөгер ав.,

 «Бытовая химия» кибетендә,  Тимәш ав.,

- «Ак каен» кибетендә, Лениногорск ш.,

- «Курай» кибетендә,Тимәш ав.

Барлык гражданнарыбызны бу проблемага битараф калмаска һәм сәрхушләр мөкиббән киткән спирты төнәтмәләр, лосьоннарның кайда сатылуы турында хәбәр итәргә өндибез. Түбәндәге адреслар буенча хәбәр итсәгез, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек:

Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26 
тел.: (8553) 22-21-33
Азнакай ш.,.Нефтьчеләр ур., 23а,
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы ш., .Горюнов ур., 14
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә ш.,  Гашек ур., 3
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск ш., Гагарин ур.,51 

   тел.: (85595) 5-19-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International