Быел фәкать зур градуслы эчемлекләрне сатуда гына да ике мең ярым закон бозу очрагы теркәлгән. Алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре матбугат конференциясендә әнә шундый мәгълүматлар китерде. Тагын да куркынычрак саннар - “яшел елан”га чиктән тыш мөкиббән китүдән 315 кеше җан тәслим кылган. Кайберәүләре, суррогаттан агуланган хәлдә, коточкыч дәрәҗәдә газапланып үлгән.
Быел Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре өч йөз мең литрдан артыграк күләмдә суррогат хәмерне хуҗаларыннан тартып алган. Ялган аракы “ташкыны” аркасында чын хәмергә ихтыяҗ сизелерлек дәрәҗәдә кимегән.
“Татспиртпром” ААҖ генераль директорының мәгълүмат сәясәте буенча урынбасары РИНАТ БИЛАЛОВ:
- Легаль сату күләменең кимүе - контрафакт сатуның аянычлы нәтиҗәсе ул. Бүген, “Татспиртпром” бәяләмәсенә караганда, республикада сатыла торган барлык хәмер продукциясенең 30% ы чамасы – контрафакт товар.
Контрафактны кулдан гына түгел, кибетләрдән дә сатып алырга була. Ялганны чыныннан аеруы кыен. Булдыра алганча чын товар рәвешенә китерергә тырышалар. Шешәләре – чын, этикеткалары пөхтә итеп ябыштырылган. Тик менә эчендәгесе, “тышкы кыяфәте” белән чынына бик охшаса да, нык аерыла. Карап яки иснәп кенә берни белеп булмый. Республикабызда быел гына да сыйфатсыз хәмердән 100 кеше харап булган. Алда торучы бәйрәмнәр фаҗигасез генә үтсен өчен гади генә берничә киңәшне тотарга кирәк. Хәмерне бары тик зур сәүдә челтәрләрендә генә сатып алу шарт. Ә инде барларда яки кафеларда чәркәләп түгел, ә шешәләп сатып алуың хәерлерәк, дип киңәш итә белгечләр.
“Татспиртпром” ААҖнең Үзәк лаборатория начальнигы ИРИНА ИЛЛАРИОНОВА:
- Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк дисезме? Беренчедән, бу продукцияне теләсә кайсы урыннардан сатып алырга ярамый. Әлбәттә инде, очсызлы бәядән чын мәгънәсендә әйбәт продукт сатып алуга өметләнү - урынсыз.
2016 елда теләсә кайсы шешәне махсус система аша тикшерү мөмкинлеге ачыла. Сатып алучыга QR коды белән чик биреләчәк: шуның аша сатып алынган хәмер турында барлык мәгълүматларны белеп булачак.