“Хәмер” опреациясе авылда яшәүче бер ханымны фаш итте

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәт районының Сөләй авылында яшәүчеләр турыдан-туры үзләренең йортыннан “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатып яткан.

2015 елның 17 декабрендә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә спиртлы сыекча – “фанфурик” сату фактын теркәп, 5 литр күләмендә әлеге сыекчаны хуҗасыннан алды. Бу факт буенча административ тикшерү алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәмерне алыштыручы очсызлы сыекча сату белән шөгыльләнүче барлык хосусый эшмәкәрләрне һәм юридик затларны, шулай ук гади гражданнарны кешеләрнең бәхетсезлеге һәм аларның сәләмәтлеге хисабына табыш алудан баш тартырга өнди. “Фанфурик”лар составындагы матдәләрнең сәламәтлекне бик нык какшатуын онытмасак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International